ЯҢАЛЫКЛАР


10
апрель, 2015 ел
җомга
“Илнең, җирнең, тыныч көннең кадерен белеп, җырлап яшик!” дигән оешма, предприятие, учреждениеләр иҗат концертлары мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре коллективлары чыгышы белән тәмамланды.
Штерә авылында гомер итүче Нургали ага Шәрәфиев шушы көннәрдә үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Сугыш ветеранын котларга Арча район башлыгы урынбасары Любовь Осина, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Илдус Әһлиев, Иске Чүриле авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Заһидуллина килгән иде. Любовь Осина юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм бүләк тапшырды.
7 апрельдә район җитәкчесе Илшат Нуриев прокуратура һәм хокук саклау органнары вәкилләре белән экстремизм һәм террорчылыкны кисәтү буенча киңәшмә уздырды
Аның белән очрашырга килгәннәр арасында сугыш чоры балалары да бар иде
2015 елның 1 апреленнән социаль пенсияләр 10,3 процентка артты. Федераль ташламадан файдаланучыларга ай саен бирелә торган түләүләр (ЕДВ) 1 апрельдән 5,5 процентка индексацияләнде
Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгы вәкилләре район авыл хуҗалыгы белгечләре белән берлектә хуҗалыкларда язгы кыр эшләренә техника әзерлеген, орлык сыйфатын һәм ашлама тупланышын тикшерәләр.
2015 елның 26 февралендә Россия Федерациясе Президентының “1941–1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Россия Федерациясенең кайбер категориядәге гражданнарына бер тапкыр бирелә торган түләүләр турында”гы Указы (№ 100) кабул ителде.
Татарстан Республикасының уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте “Мәгариф” журналы белән берлектә оештырган “Яшь Кулибинчы–2015” бәйгесенең йомгаклау конференциясе Арча районы Түбән Мәтәскә мәктәбе базасында уздырылды.
Арчаны әйләнеп үтүче Казан–Малмыж юлында хәрәкәт зур булу сәбәпле, узган ел Көнбатыш мәчете янына (юлның икенче ягында “Тайд–Фойл” кибете) светофор куелган иде.
Арча районында “Россия коммунистлары коммунистик партиясе” сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе оешты. Аның беренче секретаре итеп Ибраһимов Фердинанд Гариф улы сайланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International