ФОТОРЕПОРТАЖЛАР

27 фото
Биектау районы Шәпше авылында эстрада сәнгатенең "Созвездие–Йолдызлык 2021" XXI Ачык Республика телевизион яшьләр фестиваленең зона туры булды. Фестивальдә актив чыгыш ясап, Арча балалар сәнгать мәктәбе коллективлары һәм укучылары лауреат исеменә лаек булдылар. I урын: «Ар-и-Эль» (уртанчылар группасы) бию төркеме (укытучы Камалова Эльза Илтүзәр кызы); II урын: «Ар-и-Эль» (кечкенәләр группасы) бию төркеме (укытучы Камалова Эльза Илтүзәр кызы); III урын: «Күңелле балачак» (кечкенәләр группасы) вокаль ансамбле (җитәкчеләре Фатыхова Альбина Мәхмүд кызы, Ганиева Алена Илья кызы) «Вокал-Соло» номинациясендә зурлар төркеме: I урын: Сираҗиева Илзирә (укытучы Харисова Чулпан Фирдинат кызы), Марданов Мөнир (укытучы Минхаерова Гүзәл Марсель кызы) «Вокал-Соло» номинациясендә урта төркем: II урын: Пантелеев Родион (укытучы Фатыхова Альбина Мәхмүд кызы). Шакирова Аделина (укытучы Гайнуллин Булат Марсель улы). Җиңүчеләр эстрада сәнгатенең "Созвездие–Йолдызлык 2021" XXI Ачык Республика телевизион яшьләр фестиваленең апрель аенда Казанда үтәчәк суперфиналына чакыру алды.
2021 елның 17 марты
5 фото
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча шәһәре муниципаль берәмлегенең "Үзәк территориаль иҗтимагый үзидарәсе" җирле иҗтимагый оешмасы Арча Укучылар Сарае белән берлектә «Велотуризм спорты –яшьләр сайлавы» проектын тормышка ашыру өчен Президент фонды грантын отты. Грант акчасына 11 велосипед сатып алынды. 6 март көнне проект кысаларында укучылар сарае тренерлары Минхәиров Ф.Ф. һәм Сафин Л. Я. Арча шәһәренең 13 баласы өчен велосипедта фигуралы йөртү буенча мастер-класс үткәрделәр. Проектта 7 яшьтән алып 18 яшькә кадәр теләгән һәр бала катнаша ала, исегезгә төшерәбез, мастер-класслар шимбә көнне Арча Укучылар сарае спортзалында узачак, ә май аеннан дәресләр стадион территориясендә велополигонда узачак. Барлык теләүчеләрне Велотуризм спорты –яшьләр сайлавы" проектында катнашырга чакырабыз. #ФондПрезидентскихГрантов #велотуризмвыбормолодыхарска
2021 елның 6 марты
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International