Әйт әле, күбәләк...
Сөйләшик бергәләп,
Бу кадәр күп очып,
Армыйсың син ничек?
Әлеге шигъри юллар белән балаларның теле ачыла. Балалар бакчасына йөргән биш яшьлек оныгыбыз бу шигырьне хәзер өч телдә сөйли.
Күбәләкләр – табигатьнең бизәге алар. Чәчәктән чәчәккә кунып нектар суырып йөргән ак, кызгылт, сары, яшел һ.б. күп төрле төсләргә бизәлгән бу җан ияләренә карап торуы рәхәт. Әмма һәр нәрсәнең чамасы бар.
– Ике сәгать буе безнең йорт өстеннән ниндидер күбәләкләр оча, – дип шалтыратты Яңа Кишет авылында яшәүче ветеран, галим- агроном Рәиф абый Әхмәтшин. – Без аларны башта чыпчыклармы әллә, дип карап тордык, мондый хәлне күпме яшәп күргән юк иде.
Шушы көнне иртән генә Россия авыл хуҗалыгы үзәге бүлеге агрономы Әхмәт Хәкимҗанов күбәләкләр арасында куркыныч саналган ефәк күбәләге турында хәбәр калдырган иде. Алар агач-куаклар яфракларына күкәй сала, кортлары чыккач яфракны ашап бетерә.
Тиз генә Әхмәт Габделфәрт улына шалтыраттым. Ул берничә хезмәттәше белән килеп тә җитте. Озын саплы кечкенә ятьмә дә алганнар.
Юлда барганда узган гасырның җитмешенче елларында булган бер вакыйганы сөйләп алдым. Район активы җыелышында райкомның беренче секретаре үсемлекләрне саклау станциясе җитәкчесен: “Йөрисең шунда җәй буе күбәләк куып...”, – дип сүккән иде.
– Ул чакта күбәләкләр күп түгел, бәрәңге коңгызы дигән афәт тә юк иде әле, – дим.
– Бөҗәкләр табигатьтә һәрвакыт күп алар, – диде Әхмәт Хәкимҗанов. – Бары тик табигый чылбырны өзмәскә генә кирәк.
Яңа Кишеткә килеп җиткәндә хуҗалык җитәкчесе Илдус Сафиуллин очрады.
– Мин дә күрдем ул күбәләкләрне, Кенәр юлында очрадылар, – диде ул килүебезнең сәбәбен белгәч. – Машинаның радиаторы шулар белән тулды...
Юлда машиналарга бәрелеп үлгәннәре дә шактый очрады, юлдашларым радиаторга кысылганнарын да җыеп алдылар, араларында тереләре дә бар. Кыскасы, җитәрлек материал тупланды. Әйдәп баручы агроном Дилә Бульмакова үзе белән алып килгән калын китапны да актарып карады, әмма боларга охшаш күбәләк табылмады.
– Менә шушы түгелме соң инде? – дим бер таныш күбәләккә күрсәтеп.
– Юк, бу безнең кычыткан күбәләгебез, – ди Әхмәт Хәкимҗанов. – Чыннан да охшашлар, әмма боларының канат читләрендә менә мондый төсләр бар. Кайткач Казанга җибәрер-без, анда төгәл әйтеп бирәчәкләр. Шунысы ачык – ефәк күбәләге түгел болар.
Рәиф абыйларга да кердек. “Бер мең тюльпан үстерә алар”, – дим бакчадагы күз явын алырлык хозурлыкка күрсәтеп. Хуҗа кеше үзе дә шул матурлыкны карап тора иде. “Быел тюльпаннар ике мең”, – диде ул. Һәм күбәләкләр вакыйгасын сөйләп алды. Күбәләкләрнең үзебез җыйганын да күрсәттек.
Алмагачлары әле чәчәктә, менә шул чәчәкләрдә без эзләгән күбәләкләр утыра! Әхмәт Хәкимҗанов, Дилә Бульмакова, практикант кыз, аграр университетның өченче курс студенты Илүсә Корбангалиева белән чиратлап озын саплы зур ятьмә белән “ауны” башлап җибәрәбез. Әмма шундый җитез булып чыкты алар – ятьмәне селтәгәнче кузгалалар да китәләр. Әхмәт Хәкимҗановның тәҗрибә зур – тырыша торгач берсен кулы белән эләктерде бит!
Икенче көнне Әхмәт Хәкимҗанов “кунак” күбәләкләрнең “исем-фамилияләренә” кадәр ачыклап бирде. Рәсми исемнәре – әрекмән күбәләкләре. Бездәге кычыткан күбәләкләреннән ачыграк төстә булулары һәм канатларының арткы өлешләрендә нокталар булуы белән аерылалар. Ата күбәләк белән ана күбәләк берүк төсле. Чәчәк нектары белән тукланалар, кортлары чүп үләннәрне – әрекмән, шайтан таягын, кычытканны, үги ана яфрагын һ.б. ашый. Әйләнә-тирә мохиткә зыяннары юк.
Иң кызыгы – күчмә кош-лар кебек җылы якка китә алар. Меңәрләгән күбәләкләр язын Европага, көзен Төньяк Африкага оча. Алар бик яхшы очучылар, 2,5–3 километр биеклеккә кадәр күтәрелә алалар. Үзләреннән: “Армыйсыз сез, ничек?” – дип сорасак та урынлы булыр иде.
Ильяс Фәттахов