ЯҢАЛЫКЛАР


17
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе
2014 елның 1 декабренә “Водоканал–Сервис” ширкәтенә торак–коммуналь хезмәтләр өчен кулланучыларның 2 млн. сумга якын бирәчәге бар. Шуның 935 мең сумы шәхси секторга туры килә.
12 декабрьдә сәнгать мәктәбендә узган җәмәгать тәрбиячеләре киңәшмәсендә аларга тәрбиядә булган балалары белән бергә мәдәни чараларга барырга тәкъдим ителде
Үзегез дә күреп, сөенеп йөрисездер, шәһәр дә, авыллар да соңгы елларда күзгә күренеп чистарды. Урамнарга тәртип керде, коры елгалар чүптән арынды. Кайбер урыннарда бер җирдә бер кәгазь кисәге күрсәк тә, алып чүп савытына ташлыйсы, тәмәке төпчекләре ташлаучыларны шелтәлисе килә башлады. Чат саен диярлек чүп ташлау өчен контейнерлар куелган, аларны бушатып, полигонга чыгарып баралар
Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды идарәсе хезмәткәрләре мәктәпләрдә, һөнәр алу учреждениеләрендә пенсия турында аңлату эшләре алып бардылар
Казан мәдәният һәм сәнгать университетында халык-инструменталь иҗатының “Яшь талантлар йолдызлыгы” VI Бөтенроссия бәйгесе булды
“Күп тавышлы Татарстан” традицион музыка инструментларында уйнаучыларның республика фестиваль-бәйгесе кысаларында Балтачта курай һәм кубызда уйнаучылар бәйгесе булды
Арча станциясендәге мәдәни-спорт үзәгенә секцияләргә йөрүче балалар «Җәмәгатьчелек фикере трибунасы» дигән баш астында коррупциягә каршы акция үткәргәннәр. Арча автовокзалында алар халыкка сораулар белән мөрәҗәгать итеп, җаваплар алганнар, бу хакта фикерләрен белгәннәр.
Тхэквондо буенча Яр Чаллыда узган ачык турнирда Арчаның 1нче мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Алмаз Закиров 49 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында беренче урын алып кайтты
“Арча” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә “Диңгез пиратлары” дигән су бәйрәме үткәрелде

12
декабрь, 2014 ел
җомга
Һәр чор үз геройларын тудыра, батырлыкка һәрвакыт урын бар.9 декабрьдә Ватан Геройлары көнендә Арчада уздырылган кичә әнә шул рухта үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International