ЯҢАЛЫКЛАР


10
октябрь, 2014 ел
җомга
Арчаның “Казан арты” тарих–этнография музеенда якташыбыз Зиннур Тимергалиевның иҗат кичәсе булды. Анда “Каурый каләм” әгъзалары, шигырь сөючеләр, гаиләсе катнашты. Яшьләр дә күп килгән иде. Очрашуны музей директоры Ришат Камалов ачып җибәрде.
Биектау мәдәният йортында суд системасында эшләүчеләрнең “Фемида сәнгать белән дус” бәйгесе булды. Анда Арча район суды хезмәткәрләре дә катнашты.
8 октябрьдә Арча муниципаль район башлыгы каршындагы коррупциягә каршы тору комиссиясенең утырышы булды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илшат Нуриев катнашты
2015 елның 9 маенда бөтен ил халкы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итәчәк. Шушы уңайдан Арча шәһәренең Мәктәп урамында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган мәдәният һәм ял үзәк паркы төзеләчәк
Анда өлкәннәр компьютер белемен үзләштерә, туган як тарихын өйрәнә һәм сәламәтлеген ныгыту буенча файдалы киңәшләр ала
Гамәлдәге закон нигезендә физик затлардан җир салымына 15 ноябрьдән дә соңга калмыйча, милек салымы — 1 ноябрьдән, транспортка 1 ноябрьдән дә соңга калмыйча түләү вакыты җитте.
10 октябрьдә 14 сәгатьтә Арча шәһәре, Галактионов урамы, 3нче йортта Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Руслан Хәсән улы Җәләлиев граҗданнарны кабул итә.
Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан 11 октябрьдә сәгать 10да Арча стадионында “Шахмат йортында” шахмат ярышлары үткәрелә
Район прокуратурасы тарафыннан торак–коммуналь хуҗалык өлкәсендә тикшерү үткәрелә
20 ноябрьдә ятим һәм авыр хәлдә калучы балаларга бушлай юридик консультация уздырыла

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International