ЯҢАЛЫКЛАР


16
декабрь, 2023 ел
шимбә

Равилгә 58 яшь. Тумыштан аяклары йөрми. “8 ел инде ятып кына тора, аңынчы утыра иде әле”, – диде апасы Фәридә

Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Арча районы бүлекчәсе рәисе Сәгыйдә Гаязова, бүлекчә хисапчысы Гөлсинә Фәйзрахманова  белән Арчада мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең хәлләрен белдек. Иң беренче караватта гына ятып торучы Равил Вафинның, аны караучы апасы Фәридә ханым янына бардык.

Юлыбызны дәвам иттек. Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Арча районы бүлекчәсе рәисе Сәгыйдә Гаязова һәм бүлекчә хисапчысы Гөлсинә Фәйзрахманова  белән.

2020 елдан бирле эшләп килүче проект кысаларында районыбызда зур медиафорум узды

Чара 30 ноябрь көнне район Мәдәният йортында белгечләр катнашында әңгәмә белән башланып китте. Форумны “Мин Арча баласы” гимны ачып җибәрде.

Ноябрьнең соңгы атнасында районыбыз балалар бакчаларында “Әниләр көне”нә багышланган берсеннән-берсе матур бәйрәмнәр үткәрелде.

Шуларның берсендә, Арчаның 4нче номерлы балалар бакчасында узган Әниләр бәйрәмендә булырга насыйп булды. Башыннан ук заманча рух белән сугарылган чара, телевидениедә баручы тапшырулар форматында дәвам итте. Чыгышларда әкият тә, чынбарлык та күрсәтелде. Балаларның рус, татар һәм инглиз телләрендә иркен чыгыш ясаулары соклану уятты.

Бу объектларда булганнан соң шундый фикергә киләсең: тормыш бер урында гына тормый, никадәр генә зарланырга тырышсак та, күп нәрсә эшләнә

Район Иҗтимагый советының (җитәкчесе Надия Мифтахетдинова) күчмә утырышы булды.

Арчаның 10нчы балалар бакчасында һәр төркем үзенең кечкенә музеен булдырган

Узган атнада биредә “Балаларны рухи-әхлакый яктан үскән шәхес итеп тәрбияләүдә заманча технология буларак музей педагогикасы” дигән темага республикакүләм семинар үтте.

Миннефәр Дәүләтбаев: “Мин район газетасыннан башка яши алмыйм”.

Даими газета укучыларыбыз белән очрашу, якыннан танышу, алар белән кара-каршы утырып аралашу, үзебез белән таныштыру максатыннан “Арча хәбәрләре” район газетасы баш мөхәррире Исрафил Насыйбуллин белән берлектә авылларга чыгуны оештырырга булдык.

2003 елдан башлап һәр елны 9 декабрьдә Халыкара коррупция белән көрәш көне билгеләп үтелә. Бу көнне Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль ассамблеясы 2003 елның 1 ноябрендә кабул иткән коррупциягә каршы Конвенциягә кул кую өчен ачылды. Аның максаты – коррупцияне кисәтү һәм тамырын корыту.

Арча районының “Төрнәле-Пошалым“ ширкәтендә бер хезмәткәргә бер ай өчен хезмәт хакы түләнмәгән, бурыч – 18 мең сум. Аның мөрәҗәгате буенча район прокуратурасы судка эзләү гаризасы җибәрде.

Арча районында яшәүче 23 яшьлек кеше РФ Җинаять кодексының 173.2нче маддәсенең 1нче өлешендә күздә тотылган җинаятьне (шәхесне раслаучы документны бирү) ясаган өчен хөкем ителде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International