ЯҢАЛЫКЛАР


21
июнь, 2021 ел
дүшәмбе

Сәнгать мәктәбе каршында эшләп килүче агачны чокып ясау бүлегенә йөрүчеләр эшләрен Арча халкы игътибарына тәкъдим иттеләр.

Һөнәрчеләр турында күп язабыз. Ә менә кул эше осталары яныбызда гына.

Оныклар ял көннәрендә килгәндә өйгә кергәнче иң беренче эш итеп тавык-лар янына юнәләләр. Тавыклар читлек эчендә, яшьләре белән картлары аерым. Моңарчы әтәч берәү генә була иде, быел Ашытбашта яшәүче фермер Рәис Шәкүровтан көзгә кадәр тагын бер әтәчне арендага алып тордым. И куана инде балалар аларны күреп.


18
июнь, 2021 ел
җомга

Сезне һөнәри бәйрәмегез – Медицина хезмәткәре көне белән чын күңелдән котлыйм!


16
июнь, 2021 ел
чәршәмбе

Узган җомга, шимбә көннәрендә авылларда Сабантуйлар булып үтте. Һәркайда сабан батырларын,  хезмәт кешеләрен хөрмәтләделәр.

Русларда “Не было бы счастья, да несчастье помогло” дигән мәкаль бар. Милли көрәшне яратучылар быел канәгать иде. Чөнки давыллы, көчле яңгырдан соң төп мәйданда колакларны яңгырата торган музыка юк иде инде.

Уйнап, көлеп, җырлап, биеп бәйрәм иттеләр.

Берәүләр үзәк мәйдан тирәли урыннарына берегеп утырып, көрәш күзәтсә, икенчеләр ат чабышын карарга ипподромга китте. Җыр, бию яраткан, спорт ярышлары белән кызыксынганнар өчен дә тамаша чиктән ашкан иде. Уеннары ел да кабатланган булса да кызык, чөнки анда катнашучылар икенче.

Арча Сабантуенда балалар өчен төрле күңел ачу чаралары әзерләнгән иде.

Халыкта шундый әйтем бар: “Ат булса – мәйдан табыла, ат булмаса – ябыла”.

Арча белән бер үк көнне узган Яңа Кенәр Сабантуе озак елларга истә калырлык булды. Иң төп ярыш – көрәш башланыр алдыннан җилләп-давыллап яуган көчле яңгыр күпләрне куркытты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International