ЯҢАЛЫКЛАР


2
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

           2019 елның алты аенда Татарстан Пенсия фонды пенсия алды яшендәге 22 мең гражданның яңа законнар җыелмасы буенча тиешле социаль ярдәмгә  һәм ташламаларга хокукларын раслады. Әлеге белешмәләр хакимият органнарына һәм ведомстволарга җибәрелде, пенсия яше алды яшендәгеләрнең үзләренә Пенсия фондының территориаль органнарында, күп функцияле үзәкләр яисә гражданнарның шәхси кабинетлары аша җибәрелде.

2019 елның 31 августында Арча муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге тарафыннан зөбәрҗәт һәм алтын юбилярларны хөрмәтләүгә багышланган чара үткәрелде. Бергә бәхетле һәм озын гомер итү-ул барысына да бирелми торган бәхет. Бәйрәмебез геройлары – Гыйльмуллинар Данил Гыйльмулла улы һәм Розалия Шәрәфәтдин кызы, Әхмәдиевлар Рәдиф Зариф улы һәм Венера Барый кызы авырлыкларны җиңеп, җиңүләргә сөенеп тормыш итәләр. Бүген дә, аларның төп теләге - туган йорт учагын саклап, балаларның уңышларына куанып, иминлектә һәм тынычлыкта яшәү.


29
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бу бәйрәм — елда иң тантаналы һәм дулкынландыргыч бәйрәмнәрнең берсе, ул барлык буыннарга да кадерле, ул яңа ачышлар һәм мөмкинлекләр дөньясына ишек ача.   

Россия дәүләтенең көче аның халыклары һәм төбәкләре көчендә. Бүген Татарстан-көчле, динамик үсештәге республика, ул киләчәккә юнәлгән. Төп кыйммәтләрнең - мәдәният, Рухият, милли үзенчәлекнең саклануы аеруча мөһим. Гаилә институты, өлкән буыннарның казанышларына хөрмәт, патриотизм саклана.


28
август, 2019 ел
чәршәмбе

Агымдагы елның 4 сентябрендә 15.00 сәгатьтә Арча сәнгать мәктәбендә «торак һәм шәһәр мохите», «Сәламәтлек саклау», «мәдәният»милли проектлары буенча җәмәгать тыңлаулары була.

Район башлыгы Илшат Нуриев 25 августта игеннәрне урып-җыюда яхшы күрсәткечләргә ирешкән өчен “Игенче” ширкәте комбайнчысы Илнур Габдрахмановка, “Кырлай” ширкәтеннән Илшат Нәфыйковка, “Тукай” ширкәтеннән Рафил Фәттаховка, “Кызыл Яр”дан Фәнил Мөхәммәтшинга, “Ашытбаш”тан Илшат Хәбибуллинга, “Северный” хуҗалыгыннан Равил Габдрахмановка, “Ватан” ширкәтеннән Рамил Фәйзиевкә Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр тапшырды.

Шушмабашларның матур гадәтләре бар – нинди генә чара булмасын, алар үзләренең кул осталарын күрсәтергә теләп, бик матур күргәзмә оештыралар. Ә осталар бу якта бик күп. Шуларның берничәсе бу көнне дә “Гүзәллек тудыручылар” дип исемләнгән күргәзмәгә эшләрен алып килгән.

Күптән түгел шундый кешеләрнең берсе белән Носыда очраштык. “Носы Әлмәндәре” дип атадылар аны. Шушы авылның аксакалы, 89 яшьлек Габделбарый Мортазин турында сүз бара монда. Яр буеннан чишмә тапкан ул. Шуны казып, манаралар белән алачык ясатып, тимер рәшәткәләр белән әйләндереп алган. “Габделбарый” чишмәсе дигән язу да куйганнар.

Узган атнада ул “Северный” ширкәтенең Носы бригадасы ындыр табагында булды.

23 августта Арча район мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе булды. Анда район башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты проректоры Гөлнара Сәгыева катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International