ЯҢАЛЫКЛАР


28
август, 2019 ел
чәршәмбе

Яңа Кенәр, Шушмабаш һәм Яңа Кырлай авылларында яшәүче халык партиянең мобиль төркеменә үзләрен борчыган сораулар белән мөрәҗәгать итте.


27
август, 2019 ел
сишәмбе

Республика халкыннан  сатып  алына  торган  сөткә бәяләр  мониторингы  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы    контролендә  тора.    

Август ае    рейтингы  йомгаклары  буенча  иң  яхшы  күрсәткечләр  Татарстанның Чистай    (20,71 сум), Буа  (20,38 сум), Алексеевск (20,30 сум) һәм Балтач  (20,29 сум) районнарында. Аларда  халыктан  сатып  алына  торган  сөткә  бәяләр  республика  буенча    уртача бәягә   (18,06 сум) караганда югарырак.  

27 август иртәсендә урып-җыю компаниясе тәмамлану турында Илшат Нуриевка кулларында ипи тотып «АФ Казанка» ҖЧҖ җитәкчесе Айдар Сабиров горурланып рапорт бирде.  


26
август, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан  Республикасында  урып-җыю башланганнан  бирле   2,25 млн. тонна  ашлык  җыелды.  Бер атна  эчендә  генә  дә     1,0 млн. тонна ашлык  җыеп алынды.  Бу  хакта  шимбә  көннне  уздырылган  Хөкүмәт киңәшмәсендә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  әйтте.   

2019 елның 24 августында Республика көне алдыннан Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә Миңнеханова исеменнән кабул итү мәҗлесе узды. Арча муниципаль районын Хәсәншәех авылыннан күп балалы Фәнис һәм Равилә Фәхретдиновларның гаиләсе тәкъдим итте.


23
август, 2019 ел
җомга

Чөмә-Елга авылы аша үт тә, ничек инде районның легендар шәхесе Зәкәрия Динмөхәммәтовны күрми китәсең, ди? Ярты гасырдан артык “ДТ” тракторында эшләгән кеше бит ул! Соңгы елларда бер генә түгел, ике трактор биргәннәр иде үзенә. “Быел Зәкәрия абыебыз эштән туктады, ике тракторы да тик тора, багана төпләрен, басу читләрен кем чәчәр инде?” – дип юксынып диярлек сөйләп торган иде бер танышым.

2019-2021 елларга Татарстанда бу максатка 44,6 миллиард сум акча бүленеп биреләчәк. Финансның 5,7 миллиарды республикада 127 сәламәтлек саклау объектларын камилләштерү һәм төзүгә юнәлдереләчәк. Ә 151 мәгариф объектына (балалар бакчалары керми) милли проект буенча 6 миллиард сумга якын акча карала. Балалар бакчаларына килгәндә, аларны төзү “Демография” милли проектына аерым кергән һәм 114 объектны төзекләндерү, төзү өчен гомуми бюджет 8,2 миллиард сум тәшкил итә. Социаль программаларны мондый масштабта тормышка ашыру республика тарихында моңа кадәр күзәтелмәгән.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге район күләмендә үткәрелгән бер генә чарадан да читтә калмый. “Мәктәпкә җыенырга булыш” акциясендә дә тынычлыгыбыз сакчылары елның-елында катнашып килә. Күптән түгел алар беренче сыйныфка укырга керүче ун баланы әти-әниләре белән эчке эшләр бүлегенә чакырып, шушы акция кысаларында бик матур чара үткәрделәр. Үзенә күрә бик тә кызыклы һәм эчтәлекле чара булды ул. Аеруча мең дә берне белергә теләгән, бөтен нәрсә белән кызыксынган балалар өчен.

Колхозлар беткәч мондый “вак-төяк” белән мәшәкатьләнмиләр. Ә менә районда иң уңышлы эшләүче инвестор Габделхәй Кәримов “Игенче” һәм “Кырлай” ширкәтләрендә терлекчелектә эшләүчеләрне бергә җыйнап, мул табыннар артында матур бәйрәм оештырды.

– Яшь буынны тормышка әзерләү, сыйфатлы белем бирү – дәүләтнең мәктәп алдына куйган иң мөһим бурычы. Без яңача фикерләүгә игътибар бирелгән, хезмәттә әледән-әле яңа ачышлар ясала торган заманда яшибез.Үсеш-үзгәрешләр уку-укыту, тәрбия өлкәсенә дә кагыла: моңарчы билгеле булмаган ысуллар, чаралар гамәлгә керә, таныш булган метод-алымнар камилләшә. Заманча фикерләүгә омтылган укытучы гына укучысын үз фикере, бәясе, үзенә генә хас тормыш тәҗрибәсе булган, иҗади, сәләтле шәхес итеп тәрбияли ала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International