Татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерү, укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә кызыксыну уяту, әдәби иҗатка сәләте булган яшьләрне ачыклау, барлау, яшь язучыларны таныту, осталыкларын үстерергә ярдәм итү максатыннан, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Язучылар берлеге белән берлектә татар телендә иҗат итүче мәктәп укучылары арасында "Илһам" Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесен уздыра.
Табигать үзенекен итә, март кояшлы көннәре белән дә куандыра, ләйсән яңгырлар да явып үтте. Язның беренче хәбәрчеләре – кара каргалар да туган якларына ай башында ук кайтып җитте. Агач-куакларда чыпчыклар чыркылдаша, песнәк эшләкигә әйләнде, карабүрекләр дә тыйнак кына сайрап җибәрә. Шушы көннәрдә сыерчыклар, тургайларны да күрербез.
Урта Курса авыл җирлеге сәркатибе Әлфия Шакирова, волонтер, инглиз теле укытучысы Рәзинә Таһирова белән Корайван авылында яшәүче пенсионер Мөршидә апа Вафинага санлы эфир телевидениесе тоташтырырга бардык.
7 март көнне Арча Мәдәният йорты гөр килеп торды. Биредә районда узган “Гаҗәеп әби” бәйгесенең гала концерты узды. Әлеге дәрәҗәле исемгә Арча станциясендә яшүче Рая Фәтхуллина лаек булды.
Равил абыйны шәхсән үзем белә башлаганнан бирле ул тимер арасында яңа идеяләрен тормышка ашыруда. Кирәк-ярак ачкычлары тулы сумкасын күтәреп гел каяндыр кайткан чагына да еш тап булырга туры килә иде. Соңрак, җәяү бару озаккарак китә дипме, күрше-тирә авылларга тракторында да барып кайта.
“Хәзер яшьләр 1-2 балага да түзә алмый, без өй тулы баланы ничек карадык икән соң?!” – дип аптырый кайбер апа-әбиләр. Арчада күп балалы әниләр белән очрашуга баргач, мин бу ханымнарга сокланып утырдым... Баланы йөрәк астында 9 ай буе күтәреп, сабыйны җир йөзенә тудыру мең газап булса, аларны тәрбияләү, кеше итү аннан да газаплырак. Бу гомер иткән аналар фикере...
Арчада яшәүче Асия апа Шәйхетдиновага 90 яшь тулды. Юбилярны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Галәветдинова котлады. Рамил Гарифҗанов Асия апага РФ Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, чәчәкләр, бүләкләр тапшырды.
Кышкарда яшәүче Хәтимә апаның 90 яшьлек юбилей көне үз урамнарында яшәүчеләр өчен чын бәйрәм булды. Әбине котлап иртәдән йортка күрше-күлән, туган-тумача агыла башлады. Хәер, күршеләр аның өендә көтеп алынган якын кешеләре, сукмакка кар төшермиләр.
Район Иҗтимагый советының чираттагы күчмә утырышы Иске Кырлай авыл җирлегендә узды. Советның Ринат Һидиятов җитәкчелегендәге эшче төркеме җирлекләргә барып, авыл халкының яшәеше, социаль-көнкүреш объектларының хәле белән танышып кайта, аннан, булган проблемаларны район хакимиятенә җиткереп, аны чишү юлларын эзләшә.
8 март бәйрәме алдыннан “Северный” ширкәтендә булырга туры килгән иде. Хуҗалык җитәкчесе Рөстәм Хәйруллин һәр фермада җыелышлар үткәрде, хатын-кыз терлекчеләрне, алдынгыларны бүләкләде.