Һәр бала нәрсәгә дә булса сәләтле була, ди педагоглар. Аларның сәләтен үстерә белергә генә кирәк. Республикада “Талантлар университеты” эшләп килә. Мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен дә белгечләр төрле программалар уйлап табалар.
Менә әле яңа гына Арчаның Мәрхәмәтлек үзәге (җитәкчесе Миләүшә Шакирова) мөмкинлекләре чикләнгән балаларның әти-әниләрен очрашуга чакырды. Казаннан республиканың “Талантлар университеты” координаторы Алина Горячева кайтты. Алина Сергеевна әти-
әниләргә баланы бәхетле итү, аның сәләтен үстерү юлларын аңлатты, ярдәмлек-китаплар өләште.
Баланы ничек бәхетле итәргә? Мөмкинлекләре чикләнгән балалар биг-рәк тә моңа мохтаҗ. Тормыштагы, тирә-юньдәге матур күренешләрне күрә һәм сөенә белү – үзе бер бәхет бит ул! Менә шуңа өйрәтергә кирәк баланы. Ә бит көндәлек тормышта уңай тәэсирләр алырлык күренешләр күп. Мәсәлән, яңа көн туа. Ә нишләп әле яңа көн туганга, кояшка сөенмәскә?! Йокыңнан торгач, төрле хәрәкәтләр ясарга да иренмә. Өстәл янына килеп утыргач, ризыкны да, куанып кабул ит. Көнне шуннан башла.
Чын мөселман эшләгәнен сөйләп йөрмәс, ә гамәлләре белән күрсәтер, диләр. Бу сүзләр нәкъ Шушмабаш авылы мәчете имамы Рөстәм хәзрәт өчен әйтелгән сыман. Тыйнаклыкның бер үрнәге ул: бервакытта да үзен күрсәтергә яратмас, нинди генә изге гамәл кылса да, күләгәдә калырга яратыр.
Халык арасында электән килгән күзаллау яши – авылның мулласы дигәч, күз алдына таякка таянган, өлкән яшьтәге, кечкенә генә ак сакаллы бабай килә дә баса. Тик безнең районда инде шактый вакыт бу күренеш артка таба чигенеп бара – имамнар яшәрә, шөкер. Яше кырыкка җитмәгән имамнарыбыз да ике дистәләп бардыр. Шундыйларның берсе – Рөстәм Йосыпов. Авылдашлары, күрше-тирә авыл халкы үз итеп, “безнең Рөстәм” диләр аны. Үзе дә авылдашлары турында яратып сөйли шул: “Авыл халкы дини йолаларны саклап яшәргә тырыша, – ди горурланып. – Биш вакыт намазга кеше күп йөри алмаса да (дөнья мәшәкате бар бит, күпләр эштә), җомгаларда 20-25 кеше булабыз. Өлкәннәр генә түгел, яшьләр дә җомганы калдырмаска тырыша. Авылдашлар белән Рамазан аен көтәбез инде, Аллаһы Тәгалә исәнлектә күрергә язсын. Чөнки Рамазанда мәчеттә авыз ачтыру мәҗлесләре уза, авылдашлар шул мәҗлескә өлешләрен кертергә тырыша, ураза тотучыларны тәмле ризыклары белән куандыра. Мәҗлес уздырырга дип өстәлләрне, сөйләргә вәгазьләрне барлый башладык инде. Авылда тәравих намазына 60-70ләп кеше йөри: олылар да, балалар да”.
Районыбызда ислам кануннары буенча яшәргә омтылучыларның, мәчетләргә йөрүчеләрнең ел саен арта баруы күңелне сөендерә. Балаларның кечкенәдән мәчетләргә йөрүе аеруча җанга якын күренеш.
Арча мөхтәсибәте ел саен, мәчетләр каршындагы мәдрәсәләрдә укулар тәмамланыр алдыннан, гыйлем алучыларның белемен сынар чак дип, дини бәйгеләр үткәрә. Узган якшәмбе Арчаның Шәрык бистәсендәге мәчеттә бәйрәм рухы идарә итте. Балалар белән беррәттән, өлкәннәр дә Коръән уку буенча осталыкларын күрсәтте биредә. Коръән уку сыйфатын күтәрү, аны яттан белүне популярлаштыру, мөселманнарны бер-берсе белән аралаштыру, дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыту максатына корылган бәйгедә төп шарт – Коръәнне мәкамле итеп, тәҗвид белән уку иде. Бәя бирүчеләр Коръән укучының киеменә һәм үз-үзен тотышына да игътибар итте.
“Кырлай” ширкәте базасында Арча һәм Әтнә районнарының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре, хуҗалыклар җитәкчеләре, баш агрономнар катнашында авыл хуҗалыгы культураларының уңышын арттыруга багышланган семинар булды.
Семинар башланып китәр алдыннан Арча район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов Габбасов Айдар Минсабир улын 60 яшьлек юбилее белән котлап, республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасын, район башлыгының Рәхмәт хатын, бүләкләр тапшырды.
Айдар Габбасов район авыл хуҗалыгын үстерүгә зур өлеш керткән шәхес, галим-агроном. Хезмәт юлын колхозда агроном булып башлап, 16 ел район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсен җитәкләде. Бүген дә ул туплаган белемен, тәҗрибәсен авыл хуҗалыгын үстерүгә багышлый.
“Арча” спорт комплексында волейбол ярышлары өч көн барды. Республика күләмендәге ярышларда 2003–2004 елгы яшүсмерләрдән торган 21 команда катнашты. Казаннан ТР волейбол федерациясе башкарма директоры Мансур Кәримов кайтты. Узган елның сентябрендә Арчада зурлар арасында үткән республика күләмендәге ярышлар тантанасында Татарстан Республикасы волейбол федерациясе президенты, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашкан иде.
Ул очрашуда Фәрит Мөхәммәтшин мәктәп волейболы лигасын күтәрергә кирәклеге турында әйтте. Мәктәп укучыларының үз волейбол лигасы булырга тиеш. Бу күптәнге хыял. Шуңа күрә дә сәламәт тормыш рәвешен чагылдыручы балалар волейболын пропагандаларга, ярдәм итәргә, физкультура укытучылары, тренерларны, балаларны, яшьләрне бу спорт төренә җәлеп итәргә кирәк. Шулай итеп мәктәп волейбол лигасына старт бирелде.
Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Арча районындагы бүлеге җитәкчесе Рүзәл Мортазин, баш агроном Әхмәт Хәкимҗанов белән Курса якларына барыш. Томалап, буранлап кар ява, әмма барыбер кышкы буран түгел инде. Кар башына кар җитә, ди торган иде безнең әти. Монысын “Сыерчык бураны” дисәң дә була инде, иртән электр чыбыгында ике сыерчык утыра иде.
– Быел кыш кар яумаган көн булмады да бугай? – дим.
– Барыбер былтыр кар күбрәк иде, – ди Әхмәт Хәкимҗанов. – Арчадагы метеостанция күзәтү алып бара торган басуда 25 мартка кар катламы 49 сантиметр тәшкил иткән. Узган ел 69 сантиметр булган. Быел туңның калынлыгы 50 сантиметр, былтыр – 60 сантиметр.
Метеостанциянең Арчадагы күзәтү мәйданчыгында карның калынлыгы – 39 сантиметр гына. Шушы суны эретеп карасаң җир өстенә 10,5 мм су барлыкка килер иде.
Соңгы елларда дөньяда эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсе артуга бара. Моңа инде берничә ел рәттән WorldSkills чемпионаты узуның да йогынтысы зур. Быел җәй чемпионатны Казан кабул итәчәк.
“Хәзерге заманда балаларга эш юк, без үскәндә эштән бушамый идек”. Өлкәннәрдән бу сүзләрне еш ишетергә туры килә. Хәзер замана бик рәхәт шул, балалар, авылныкы я шәһәрнекеме, физик эш аз эләгә үзләренә. Шуңа, республикада балаларны бакча яшеннән үк һөнәргә өйрәтеп үстерергә кирәк дигән максат алга куелган. Әлеге уңайдан, быел районда тәүге тапкыр мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында төрле һөнәрләрне үстерүгә юнәлдерелгән Ваby Skills чемпионаты узды.
“Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” федераль проектында Россия Федерациясе субъектларының дәүләт программаларына беренче чиратта кертеләчәк территорияләрне ачыклау максатларында җәмәгать фикер алышулары үткәрү каралган.
2019 елның 19 мартыннан 2019 елның 15 апреленә кадәр Татарстан Республикасында 2020 елда өстенлекле җәмәгать урыннарын сайлап алу буенча рейтинглы тавыш бирү үткәрелә. Арча районыннан түбәндәге объектлар кертелгән: “Арча шәһәренең Зур урамын үзгәртеп коруның 3нче чираты”, “Яңа Кенәр авылында Җиһангирлар тематик паркын төзү”, “Яңа Кырлай авылында Ия елгасының яр буйларын төзекләндерү”.
Арча районының ГХАТ бүлегендә ЗАГС хезмәткәрләре “Мәхәббәт утында янган йөрәкләр” исеме астында туй көннәрен билгеләп үтүче юбилярларны котлау бәйрәме узды. Бәйрәмгә Шакировлар: Дамир-Зәбидә, Гайфуллиннар: Хафиз-Тәслимә, Идрисовлар: Габделхәй-Тәнзилә, Камаловлар: Нияз-Заира туганнары, дуслары, балалары, оныклары белән килгән иде.
Халык иҗаты өлкәсендә сәләтле балаларны ачыклау, үстерү һәм аларга ярдәм итү, балаларның шәхси уңышларын үстерү, аларны этномәдәни мирас кыйммәтләренә җәлеп итү максатыннан Арча муниципаль районында «Без бергә " Республика балалар сәнгать фестиваленең муниципаль этабы узды.