ЯҢАЛЫКЛАР


29
декабрь, 2017 ел
җомга

Арча Мәдәният йорты сәнгать яратучыларны премьерага җыйды. Хезмәттәшебез Гөлсинә Зәкиеваның  “Әни диясем килә” пьесасы буенча  Арчаның 11нче балалар бакчасының “Асылъяр” коллективы тамашачыга тормышның чын асылын ача торган спектакль тәкъдим итте.


28
декабрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

24 декабрьдә Казанда «SFORZANDO» балалар башкару сәнгатенең Халыкара Олимпиада фестиваль бәйгесе үтте. Анда Арча балалар сәнгать мәктәбе укучысы Айнур Шәрәфиев уңышлы чыгыш ясады.


27
декабрь, 2017 ел
чәршәмбе

22 декабрьдә Арча районы авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгының хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү бүлеге җитәкчесе Фәнис Рәфыйков, бүлек белгече Дамир Гыйлаҗев күңелле вакыйгаларда катнаштылар. Ашабаш авылында яшәүче Илдус Кәримов “Башлаучы фермер” программасы буенча 1,5 млн. сумлык грант откан иде. Ул 50 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән ферма төзеде. 22 декабрьдә әлеге ферманы ачу тантанасы булды.

Үткән шимбәдә кичке сәгать 7дә Арчаның Казансу паркының икенче өлеше Кыш бабай, Кар кызы белән тантаналы шартларда ачылды. Район башлыгы Илшат Нуриев Арчада шундый матур, уңайлы парк төзелгәне өчен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт әйтте, районда төзелешләр дәвам итәчәк, төзелгәнне саклап тотарга, сәламәт тормыш рәвеше белән яшәргә чакырды һәм халыкны Яңа ел белән котлады.

Беркөн кичке якта “Көнбатыш” территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе җитәкчесе Ирек Минзин шалтыратты. “Бездә чыршы бәйрәме була, кунакка килегез”, – диде ул. Ничек шулай чын күңелдән эндәшкәндә каршы килеп була ди? Аннан беләм бит, территориаль җәмгатьчелек үзидарәләре оештырган һәр чара югары дәрәҗәдә уза. Чөнки аларның җитәкчеләре берсеннән–берсе тырыш, булдырам дип йөри торган, тиктормас, әллә нинди фантазияләргә ия, шул ук вакытта бераз гына хыялый да.

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Кыш бабай һәм Кар кызы гомүм белем бирү оешмаларына йөри алмаучы инвалид балаларны өйләренә барып котладылар.


22
декабрь, 2017 ел
җомга

Узган атнада “Ватан” хуҗалыгында күп сөт бирә торган сыерлар булдыруга багышланган семинар–киңәшмә үткәрелгән иде. Ул күбрәк теоретик рәвештә узды, белгечләр технологик таләпләрне яхшылап аңлаттылар.

Узган атнада Арчадан бер төркем делегация (фермерлар, авыл җирлекләре башлыклары, белгечләр, үзешчәннәр, Арча халык театры үзешчән артистлары) Оренбург өлкәсенең Татар Каргалысы авылында булып кайттылар. Ерак сәфәрнең максаты – Татарстаннан читтә яшәүче кардәшләребез тормыш–көнкүреше белән танышу, тәҗрибә уртаклашу, ике арада дуслык күпере төзү. Оренбург татарлары безне нәкъ үзебезчә гармуннар уйнап каршы алдылар. Мондый якты йөздән мең километрга кадәр юл үтү авырлыгы да, арганлык та эреп юкка чыкты. Соңга калып килүгә карамастан, Татар Каргалысы авылы үзешчәннәре безгә үзләре әзерләгән концерт тәкъдим иттеләр. Аннан фатирларга кунарга озаттылар.

Әңгәмәдәшебез – район суды рәисе – Наил Хафиз улы Сөнгатуллин.

Арча педагогика көллиятендә “Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим” исемле рус телле тәрбиячеләрнең һөнәри осталыгы республика бәйгесе булды. Ул инде дүртенче тапкыр үткәрелә һәм катнашучылар саны елдан–ел арта бара. Алай гына да түгел, рус телле тәрбиячеләрнең әлеге бәйгегә әзерлекләре дә яхшырганнан яхшыра.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International