Районда күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр оешмасының безнең зона буенча яшьләр форумы булды. Күрше-тирә районнардан һәм хәтта Ижевскидан килгәннәр иде. Ул район үзәк китапханәсендә үтте.
Узган атнада Арча педагогика көллияте үзенә республиканың шигырь җанлы яшьләрен җыйды. Биредә “Мин яратам сине, тормыш!” дип аталган, шагыйрьләр Белла Әхмәдуллина һәм Роберт Рождественский иҗатына багышланган бәйге узды.
Авыл җирлекләрендә “Ир солтаны–2017” бәйгесе кызганнан–кыза бара. Бу юлы Урта Курса авыл мәдәният йорты сәхнәсенә якын–тирә авыллардан чын мәгънәсендә ир солтаннары исеменә лаек булган егетләр күтәрелде. Аларның һәрберсе беренче карашка ук сокланырлык.
Декабрь башында Арчада гражданнар оборонасы буенча өйрәнүләр узды. Максаты – Гадәттән тыш хәлләрне һәм куркыныч янардай җитди очракларны булдырмау, андый хәлләр килеп туганда эвакуацияләүне тиешенчә оештыра алу дәрәҗәсен тикшерү, практик эшчәнлекне үстерү һәм белемнәрен камилләштерү.
Район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белгече, “Форпост” оешмасы җитәкчесе Гомәр Минһаҗев шатлыклы хәбәр җиткерде. “Безнең ике егетебез С.З.Япеев стипендиясенә лаек булды”, – диде ул.
Арчаның икенче мәктәбендә райондашларыбызга яңалыклар җиткереп торучы даими хәбәрчебез Рүзәл Шәрипов бар. Берәр вакыйга була калса, шундук, вакытын табып, язып та җибәрә.
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы мәгариф идарәсенең 2017/2018 уку елына эш планы нигезендә сәләтле балаларны ачыклау, укучыларны эзләнү эшләренә тарту, Мөхәммәт Мәһдиевнең иҗади мирасын өйрәнү, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә әдипнең әсәрләрен пропагандалау һәм коммуникатив хәбәрдарлык формалаштыру максатыннан, 2017 нче елның 13 нче декабрендә Арча муниципаль районы Г. Камал исемендәге Сикертән төп гомуми белем мәктәбе базасында III районара Мөхәммәт Мәһдиев укулары үткәрелде.
Узган шимбәдә ТР Хөкүмәт Йортында видеоконференция режимында үткән киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов терлекчелек тармагында унбер айлык эшкә йомгак ясады.
8 декабрьдә Арча җирлегендә өч изге вакыйга булды – Ташкичү мәктәбендә Шиһабетдин Мәрҗани музее, Мәрҗани чишмәсе һәм Симетбашта “Нурислам” мәчете ачылды.
Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев 11 декабрьдә Арча шәһәрендә яшәүче Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Гурьянов Николай Владимировичны 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләкләр тапшырды.