Узган гасырның 20нче еллар уртасында халыкны берләштерү, колхозлашуның беренче этабы — коммуна төзү максатыннан яңа авылларга нигез салына. Районыбызның Xнчы Октябрь авылы да шул чорда барлыкка килә, 1927 елда төзелгәнгә, авылга шундый атама бирелә. Бирегә халык, җир алып аерылып чыгып, нигездә, Масра якларыннан күчеп утырган. Ныклап урнашып киткәч, аларның тормышына кызыгып башка җирләрдән, хәтта ерак районнардан да килүчеләр була.
2017 елның 12-15 октябрь көннәрендә"Арча" спорт комплексы спорт залында Татарстан Республикасы Беренчелеге кысаларында 14 яшькә кадәрге (2004 елгы һәм яшьрәк) кызлар арасында баскетбол буенча очрашулар узды.
Узган шимбәдә ТР Хөкүмәте Йортында үткән киңәшмәдә авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов туфракны төп эшкәртүгә игътибарны арттырырга кирәклеген искәртте. Чөнки яңгырлар астында җир сөреп булмаячак. Туфракны үзвакытында эшкәртү дым сакларга, басуларда чүп үләннәрне киметүгә, шулай ук ашламаларның нәтиҗәлелеген арттырырга ярдәм итәчәк.
Иске Йорт 110 кешесе булган 30 хуҗалыклы авыл. Үзенә күрә кечкенә генә клубы да бар. Артистлар килмәсә дә, концертлар, спектакльләр куелмаса да, төрле чаралар үткәреп, үз–үзләренең күңелләрен күреп, тыныч кына яшәп яталар. Узган атнада шундый чараларның берсендә катнашырга да туры килде.
Районда 1 октябрьдән пенсионерлар өчен өченче буын университеты курслары эшли башлады. Пенсионерлар бик теләп компьютерда эшләргә өйрәнәләр, туган як тарихы белән кызыксыналар. 12 октябрьдә Арчаның үзәк китапханәсендә “Хокуклар белеме мәктәбе” курслары ачылды.
Узган атнада Арча шәһәре үзәгендә “Тоннель” операциясе үткәрелде. Максаты – җәяүлеләр катнашында юл һәлакәтләрен киметү, юл хәрәкәте кагыйдәләрен кабат аларның исләренә төшерү.
13 октябрьдә Арча балалар сәнгать мәктәбенең музыка бүлеге укучылары (җитәкчеләре Гайфуллина З.М., Баһаветдинова А.С.) Арча картлар һәм инвалидлар йортында хәйрия концерты куйды.
13 октябрьдә Казанда "Призвание" ("Омтылыш") I Бөтенроссия бәйгесе узды.
14 октябрьдә Казанда иҗади гаиләләр арасында "Чикләре булмаган иҗат" II Бөтенроссия фестиваль-бәйгесе узды. Арча балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Харисов Рәдис Рафис улы гаиләсе белән фестиваль-бәйгедә уңышлы чыгыш ясады.
Быел терлек азыгын күп әзерләдек дип, артык тынычланып йөрергә урын юк икән.