ЯҢАЛЫКЛАР


11
ноябрь, 2016 ел
җомга

Арча педагогика көллияте бинасы — Казан арты милли кадрлар әзерләү II Халыкара фәнни-практик конференция кунакларын кабул итте.

86 еллык тарихка ия уку йорты элек-электән чын милли кадрлар әзерләп чыгарган һәм шул дәрәҗәсенә бүген дә тугры калып көн итә. 2013 елда ул лаеклы рәвештә милли кадрлар әзерләү статусын ала. “Бу статус безгә яңа мөмкинлекләр ачты, көллият каршында гимназия сыйныфлары эшли башлады”, — ди директор Гөлнара Гарипова. “Рухи тәрбия контекстында милли-мәдәни компонент” темасына багышланган конференция көллияткә Габдулла Тукай исеме бирелүгә 70 ел тулуга багышланган иде. Тукай исеме көллияткә 1946 елда, шагыйрьнең тууына 60 ел тулган уңайга бирелгән, ләкин ниндидер сәбәпләр белән документлар уку йортына кайтып җитми. 

“Ел укытучысы – 2016” район бәйгесенең зона ярышлары булып узды. Арчаның икенче, Наласа, Курса–Почмак, Түбән Мәтәскә, Шушмабаш, Яңа Кенәр мәктәпләрендә, бишенче гимназиядә шул зонага кергән мәктәпләр укытучылары осталыкларын исбатлады.

Шушмабаш мәктәбендә Апаз, Пөшәңгәр, Хәсәншәех, Носы, Яңа Кенәр мәктәпләре укытучылары дәрес бирде, осталык дәресләре күрсәтте. Аларның хезмәтен мәгариф идарәсе хезмәткәрләре, педагогика көллияте укытучысы, ветеран укытучыдан торган дәрәҗәле жюри бәяләде.

– Соңгы елларда бәйгенең беренче этабында видео- дәресләр карап, укытучыны бәяли, ә дәресне финалга чык-кан укытучы бирә иде. Быел элеккеге алымга кире кайтып, урыннарга барып дәресләр карадык. Зоналарга бүленеп. Барлык мәктәпләрдән диярлек (кайберләреннән ике, хәтта өч кеше) катнаштылар. Дәресләр 30 минут барды, – ди мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Зөлфия Кәлимуллина.

Газета укучыларыбыз “Ир белән хатын арасында милек бүлү тәртибе нинди?” дигән сорау белән мөрәҗәгать итте.

Бу сорауга юрист Егоров Андрей Александрович җавап бирә:

—Россия Федерациясе Гаилә кодексының 34нче маддәсе нигезендә, ир белән хатын өйләнешкәч булдырылган милек уртак милеп булып санала. Шул ук вакытта хезмәт, интеллектуаль һәм эшмәкәрлек эшчәнлеге керемнәре гомуми милек булып санала. Пенсия, пособие һәм махсус максатчан билгеләнештә булмаган башка акчалата түләүләр уртак санала. Бергә сатып алган барлык күчмә һәм күчемсез әйберләр шулай ук тигез итеп бүленә. Кыйммәтле кәгазьләр, пайлар һәм кертемнәрне һичшиксез бүләргә кирәк. Шулай ук теләсә нинди милек, кем исеменә рәсмиләштерелүенә карамастан, бүленергә тиеш. Әйтик, күбрәк табыш алучы ир яки хатынның берсе, мәсәлән ир фатир сатып ала, әмма аны хатыны исеменә рәсмиләштерә, бу очракта ир сатып алган фатирдан үз өлешен таләп итәргә хокуклы.

2015 елның 23 ноябрендәге 320–ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, Россия Федерациясе Салым кодексының 409нчы маддәсенең салымнар түләү срокларына кагылган өлешенә үзгәрешләр кертелде.

Үзгәрешләр нигезендә, физик затлар милкенә салымны, җир салымын, шулай ук транспорт салымын салым түләүчеләр елның салым чорыннан соңгы елның 1 декабренә кадәр түләргә тиешләр. Ягъни, 2015 елның салым чоры өчен салым 2016 елның 1 декабренә кадәр түләнергә тиеш. Исегезгә төшерәбез, элек физик затлар өчен салым түләү срогы узган салым чорыннан соңгы елның 1 октябреннән дә соңга калмыйча дип билгеләнгән иде.

16 ноябрьдә сәгать 10да “Казан арты” тарих–этнография музеенда спорт өлкәсендә зур уңышларга ирешкән һәм шулай ук иҗат белән шөгыльләнергә дә вакыт тапкан Фәрит Минхәиров белән үзенчәлекле очрашу кичәсе була.

15 ноябрьдә 11.30 сәгатьтә “Бердәм Россия” партиясенең Арча җирле бүлекчәсе җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәсендә (Арча шәһәре, Банк урамы, 6в йорт, социаль яклау бүлеге, 11нче бүлмә) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рауил Рәхмәтуллин гражданнарны кабул итә. Алдан язылу өчен телефон: 3–18–08, 3–28–80.

Намуслы хезмәте өчен һәм 60 яшь тулу уңаеннан “Энергосервис” ширкәте электромонтеры Исмәгыйлов Рәдиф Самат улы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Бүген 10 нчы ноябрьдә МБМБУ “Арча 5 нче номерлы “Кояшкай”  балалар бакчасында  “Федераль дәүләт белем стандартлары нигезендә татар балалар бакчаларында белем бирү сыйфатын үстерү ысуллары” исеме астында семинар булып узды. Семинарда Арча районынының барлык татар төркемнәрендә эшләүче тәрбиячеләр һәм татар теле тәрбиячеләре катнашты. Иң мөһиме, безнең күрше Кукмара районныннан да кунаклар бар иде.    Кукмара ш.т.п. ”Ләйсән” 4 нче номерлы татар балалар бакчасының бакча мөдире, өлкән тәрбияче, рус теленә өйрәтү тәрбиячесе һәм бер төркем тәрбиячесе килгән иде. Семинарны мәгариф идәрәсенең мәктәпкәчә белем бирү белгече Алина Тагир кызы башлап җибәрде.


10
ноябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Арча станциясендәге күпфункцияле үзәктә “Тормыш парлыларны ярата” дигән искиткеч матур, җылы, күңелгә ниндидер бер рәхәтлек бөрки, җанга сихәт өсти торган бәйрәм – әдәби–музыкаль кичә – озак еллар тигез, тату гомер иткән парлар белән очрашу булды.


9
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Район Иҗтимагый советының эшче төркеме Арча сәнгать мәктәбендә коллективның эшен һәм хезмәт шартларын өйрәнде. Соңыннан сәнгать мәктәбендә Ижтимагый советның утырышы булды. Утырышта район башлыгы урынбасары Любовь Осина катнашты.

Халык вәкилләреннән торган әлеге бәйсез Иҗтимагый совет берничә ел элек халык мәнфәгатьләрен кайгырту максатыннан барлыкка килде. Утырышны Иҗтимагый совет җитәкчесе Ринат Һидиятов алып барды. Башта Арча сәнгать мәктәбе тормышын яктырткан видеоязма күрсәтелде. Аннан соң директор Гөлнара Сабирова чыгыш ясады. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International