ЯҢАЛЫКЛАР


5
август, 2016 ел
җомга

“Игенче” ширкәтеннән Нияз Йосыпҗанов “Класс Тукано” комбайны белән 10729 центнер ашлык суктырды.

6 августта 18 сәгатьтә Арча шәһәренең Үзәк стадионында VII Бөтендөнья татар яшьләре корылтае делегатлары катнашында бәйрәм чарасы уза.

Утырышта район башкарма комитетының хезмәтне саклау буенча белгече Мулләхмәт Әскәров чыгыш ясады. Ул районда хезмәтне саклау буенча уздырыла торган чаралар турында сөйләде.

Кукмара районында сыерларны машина белән саву осталары конкурсында “Ак барс” агрокомплексы” сыер савучысы Гөлфия Шәрәфетдинова уңышлы чыгыш ясап ял йортына юллама белән бүләкләнде.

Россия Үзәк банкы әлеге уңайдан конкурс игълан иткән иде. Яңа акчаларда Татарстан башкаласы, аның тарихи һәйкәлләре дә урын алырга мөмкин

Арча районы мәдәният йорты каршында эшләп килүче агитбригада урып-җыю чорындагы эшчәнлеген башлап җибәрде. Елдагыча маршрутны Иске Чүриленең ындыр табагында эшләүчеләргә концерт бирүдән башлады үзешчән сәнгать осталары.

Россиядә йөк ташучы транспорт чараларын тахографлар белән җиһазлау 2016 елның 1 июлендә төгәлләнергә тиеш иде.

Эссе көннәр янгын чыгу куркынычын да арттыра, бигрәк тә урманнарда.

Без, “Казан арты” тарих этнография музее хезмәткәрләре, район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов җитәкчелегендә үзендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукай эзләрен хәтерендә саклаучы Әтнә районы Каенсар авылында булдык.

Россия эчке эшләр министрлыгының Арча эчке эшләр бүлеге ишегеннән керүгә эскәмиягә тезелеп утырган кечкенә балаларга күз төште. Бу урында аларны күрү сәеррәк күренеш бит. Әмма белмәгәннәр өчен генә. Әлеге балалар – республика бәйгесе җиңүчеләре.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International