Арча муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина Сәрдәбаш авылында яшәүче Рябинина Елизовета Осиповнаны 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын һәм бүләк тапшырды.
Уртача айлык хезмәт хакы кимендә 20 мең сум булганнарның пенсияләре 222 сумга үсте.
10 августта көндезге сәгать 10да “Арча” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә “Ачык ишекләр көне” үткәрелә
Үгез–Елга авылында яшәүче А., исерек хәлдә үзара чыккан низаг нәтиҗәсендә үтерү белән янап, инвалид апасының башына дүрт тапкыр урындык белән суга, аннан шул урындык белән ике–өч тапкыр әнисенең башына “менеп төшә”, пычак та күтәрә
Татарстан Республикасы тотрыклы рәвештә илнең авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре лидерлары арасына керә. Республика үзен тулысынча югары сыйфатлы төп туклану продуктлары белән тәэмин итә.
3 августта район Иҗтимагый советының эшче төркеме совет рәисе Ринат Һидиятов җиткәчелегендә Наласа авыл җирлегендә социаль мәсьәләләрне хәл итүнең торышын өйрәнде.
Арчада өстәмә су чыганагы булдырылды. Крахмал заводы астындагы чишмә суы үзәк су системасына кушылды.
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы 3 августтан 12 августка кадәр мәгариф учреждениеләрен, махсус мәгариф оешмаларын, балалар бакчаларын, урта һөнәри белем бирү уку йортларын яңа 2016–2017 уку елына иң яхшы әзерләүгә республика смотр–бәйгесе игълан иткән иде.
Арчада яшәүче Исламия Гарипованы 70 яшьлек юбилее белән котларга туган ягы Мари Иленең Пыяла заводы бистәсеннән башлангыч сыйныфта бергә укыган дус кызлары Равилә белән Лидия килгән иде.
Иске Ашытта яшәүче Ләлә Абдуллина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны котларга район башлыгы урынбасары Любовь Осина килде. Ул юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын һәм бүләкләр тапшырды.