Сугыш артистларны да читләтеп үтмәгән. Күбесе, кулына мылтык тотып, дошманга каршы сугышкан. Икенчеләре фронтта, тылда, госпитальләрдә концертлар куйган. Бу да үзенә күрә зур батырлык булган. Чөнки алар пуля яңгыры астында да калган, авырлыкларны да кичергән, ачлык ачысын да татыган.