ЯҢАЛЫКЛАР


28
май, 2014 ел
чәршәмбе
Ашытбаш мәктәбендә бәйрәм быел да якты мизгелләре белән үтеп китте: укучыларны гына түгел, укытучылар коллективын да елатты да, елмайтты да
Арча районы мәктәпләрен быел 893 укучы тәмамлый. Шуларның 623е — тугызынчы, 270е унберенче сыйныфлар
Һөнәри осталык буенча Кукмарада узган республика олимпиадасында Арча агросәнәгать көллиятенең 3 курс студенты Айдар Низамиев “Авыл хуҗалыгы механизациясе” белгечлеге буенча ”Иң яхшы” номинациясендә 1 урынны алып кайтты
Районда 20 майдан 26 июньгә кадәр “Наркотикларсыз тормыш” дигән акция үткәрелә
“Созвездие–Йолдызлык — 2014” эстрада сәнгате республика телевизион яшьләр фестиваленең суперфиналы Казанда “Уникс” мәдәни–спорт комплексында булды
Бөгелмә педагогика көллиятендә урта һөнәри белем бирүче уку йортларының 1 курс студентлары арасында татар теле буенча олимпиада узды
Кисәтүләр, аңлатуларга, хәтта зур күләмдәге штрафларга да карамастан, юл һәлакәтләре кимеми.

23
май, 2014 ел
җомга
Узган ел җәйгә чыгуга үтә гомер күккә карап, дип язган идем инде. Быел да эшләр шуңа таба бара.
Быел апрель аенда Арча муниципаль район башлыгы каршында Инвестиция советы төзелде. Аның максаты — район территориясендә инвестиция эшчәнлеген җәелдерү, шул исәптән муниципаль һәм дәүләт ярдәме алу өчен инвестиция проектларын тәкъдим итү.
Район ветераннар советы президиумы утырышы булыр алдыннан аның җитәкчесе Альберт Җамалиев:
— Көн тәртибендә, нигездә, пенсионерларга медицина хезмәте күрсәтү, аларны бушлай дарулар белән тәэмин итү, иминиятләү компанияләренең авыруларның хокукларын яклау мәсьәләләре каралачак, чөнки район пенсионерларын кызыксындырган сораулар болар, — дигән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International