ЯҢАЛЫКЛАР


16
декабрь, 2023 ел
шимбә

Юлыбызны дәвам иттек. Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Арча районы бүлекчәсе рәисе Сәгыйдә Гаязова һәм бүлекчә хисапчысы Гөлсинә Фәйзрахманова  белән.

2020 елдан бирле эшләп килүче проект кысаларында районыбызда зур медиафорум узды

Чара 30 ноябрь көнне район Мәдәният йортында белгечләр катнашында әңгәмә белән башланып китте. Форумны “Мин Арча баласы” гимны ачып җибәрде.

Ноябрьнең соңгы атнасында районыбыз балалар бакчаларында “Әниләр көне”нә багышланган берсеннән-берсе матур бәйрәмнәр үткәрелде.

Шуларның берсендә, Арчаның 4нче номерлы балалар бакчасында узган Әниләр бәйрәмендә булырга насыйп булды. Башыннан ук заманча рух белән сугарылган чара, телевидениедә баручы тапшырулар форматында дәвам итте. Чыгышларда әкият тә, чынбарлык та күрсәтелде. Балаларның рус, татар һәм инглиз телләрендә иркен чыгыш ясаулары соклану уятты.

Бу объектларда булганнан соң шундый фикергә киләсең: тормыш бер урында гына тормый, никадәр генә зарланырга тырышсак та, күп нәрсә эшләнә

Район Иҗтимагый советының (җитәкчесе Надия Мифтахетдинова) күчмә утырышы булды.

Арчаның 10нчы балалар бакчасында һәр төркем үзенең кечкенә музеен булдырган

Узган атнада биредә “Балаларны рухи-әхлакый яктан үскән шәхес итеп тәрбияләүдә заманча технология буларак музей педагогикасы” дигән темага республикакүләм семинар үтте.

Миннефәр Дәүләтбаев: “Мин район газетасыннан башка яши алмыйм”.

Даими газета укучыларыбыз белән очрашу, якыннан танышу, алар белән кара-каршы утырып аралашу, үзебез белән таныштыру максатыннан “Арча хәбәрләре” район газетасы баш мөхәррире Исрафил Насыйбуллин белән берлектә авылларга чыгуны оештырырга булдык.

2003 елдан башлап һәр елны 9 декабрьдә Халыкара коррупция белән көрәш көне билгеләп үтелә. Бу көнне Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль ассамблеясы 2003 елның 1 ноябрендә кабул иткән коррупциягә каршы Конвенциягә кул кую өчен ачылды. Аның максаты – коррупцияне кисәтү һәм тамырын корыту.

Арча районының “Төрнәле-Пошалым“ ширкәтендә бер хезмәткәргә бер ай өчен хезмәт хакы түләнмәгән, бурыч – 18 мең сум. Аның мөрәҗәгате буенча район прокуратурасы судка эзләү гаризасы җибәрде.

Арча районында яшәүче 23 яшьлек кеше РФ Җинаять кодексының 173.2нче маддәсенең 1нче өлешендә күздә тотылган җинаятьне (шәхесне раслаучы документны бирү) ясаган өчен хөкем ителде.


15
декабрь, 2023 ел
җомга

Аналитик һәм фаразланган мәгълүмат «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» ФДБУ, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт Идарәсе, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, «Челтәр компаниясе»АҖ.

1.Метеорологик фараз һәм гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү куркынычы

Начар метеорологик күренешләр Консультация метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү

2023 елның 15 декабрендә 22 сәгатьтән 16 декабрендә 18 сәгатькә кадәр

16 декабрь төнендә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән буран көтелә, күрү мөмкинлеге 1-2 км кадәр начарлана (Казанда иртән һәм көндез), юлларда кар басу барлыкка килә.

Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр (һәлакәтләр) барлыкка килү куркынычлары

Гадәттән тыш хәлләрнең техноген чыганаклары (һәлакәтләр) автотранспорт хәрәкәтен кыенлаштыру, республика автомобиль юлларында юл-транспорт һәлакәтләре санын арттыру белән бәйле куркынычлар

Авиация һәлакәтләре, аэропортлар һәм вертолет мәйданчыклары эшен бозу белән бәйле куркынычлар

Торак-коммуналь хуҗалык объектларында куркынычлар (аварияләр)

электр, җылылык, су һәм газ белән тәэмин итүне сүндерү

Техноген янгыннар, көнкүреш газы шартлаулары, кешеләрнең углекислый газ белән агулану куркынычы

Гадәттән тыш хәлнең табигый чыганаклары (бәла-казалар) сулыкларның бозлары астында кешеләр һәм техниканың җимерелүе белән бәйле гадәттән тыш хәлләр (бәла-казалар) барлыкка килү куркынычы

Табигатьтә кешеләрнең ориентирларын югалту белән бәйле вакыйгалар барлыкка килү куркынычы


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International