ЯҢАЛЫКЛАР


15
гыйнвар, 2023 ел
якшәмбе

Арча эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре үз көчләре белән аз керемле һәм авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен  ел да бүләкләр әзерли.

 

Терлек асрап караган кеше генә аның мәшәкатьләрен яхшы белә.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин яңа ел алдыннан алдынгы терлекчеләргә район башлыгының Рәхмәт хатларын, акчалата премияләр тапшырды.

 

4 гыйнварда Арча педагогика көллиятендә Гөлнара Рәшитова истәлегенә шахмат турниры уздырылды.

Быел анда 52 спортчы катнашты. Әлеге турнирны оештыручы, башлап йөрүче – районның шахмат федерациясе рәисе Марсель Хәлилов.

 

Ә хоккей уйнауның сәламәтлек өчен файдасы турында сөйләп тә тормыйм. Аны һәркем беләдер.

Субаш атылар быел да хоккей ярышы уздыру традициясен бозмады. Дүрт команда Субаш Аты кубогы өчен уйнады. Турнирда Субаш Аты, Кукмара районыннан Аш-Бужи,  Әтнәдән Күәм һәм үзебезнең Яңа Иябаш командалары катнашты. Турнирны оештыру, уенчыларны ашату һәм бүләкләр алу мәшәкатьле дә, чыгымлы да эш. Зур булмаган авыл өчен бигрәк тә. 

 

 

Арчада 2023 елның беренче баласы бик көттереп 8 гыйнварда гына дөньяга килде.

Бәхетле ана – Казанбашта яшәүче 1993 елгы Эльзира Габдрахманова. Яңа ел башында ул ире Русланга әнә шундый зур бүләк ясады. Бала гаиләгә бәхет, шатлыклар гына алып килсен.

 

Арчаның ЗАГС бүлегендә Ташкич авылында яшәүче Фәнисә һәм Илшат Котдусовларның мәрҗән туйларын билгеләп үттеләр

Ул көнне Котдусовлар гаиләсе өчен зур бәйрәм булды. Аларны котларга балалары, оныклары җыелып килде.

 

Туй яңа 2023 елның иң салкын көннәренең беренчесенә үк туры килде.

Шулай яңа ел үзенең салкыннары белән бергә шатлыкларын да алып килде. Кемнәрнеңдер балалары туды, кемнәрдер яңа фатирга күчте, гашыйклар туй балдаклары алышты. Нәрсә генә булмасын, кыенлыклар, югалтуларга да карамастан, тормыш үз агымында дәвам итте.

 

Рәйхана Сәйфетдинова сөйләгәннәрне тыңлап, түзсә дә түзә икән адәм баласы, дип исем китеп утырдым

 

Яңа Кенәр зонасы махсус хәрби операция барган зонага тагын бер машина гуманитар йөк җибәрүне планлаштыра.

 

“Сугышчан туганлык” җәмәгать оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдинов махсус хәрби операция барган зонада булып кайтты

Ул яңа елга кадәр гуманитар йөкне озата барган иде. Анда безнең районнан киткән егетләр белән дә аралашкан. Махсус хәрби операция барган урында алгы сызыкта да булган.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International