ЯҢАЛЫКЛАР


14
гыйнвар, 2021 ел
пәнҗешәмбе

2021 елда Арчада беренче сабый булып кыз бала туды. Ул Алисә һәм Айнур Яковлевларның икенче  баласы

Яңа елга чыршы бәйрәмнәре белән килеп кердек. Мәктәп, бакчалардагы күңел ачу уеннары авылларда һәм шәһәребездә халык бәйрәмнәренә әверелде

Яңа ел каникуллары вакытында Арча педагогика көллиятендә авиакатастрофада һәлак булган Гөлнара Рәшитова истәлегенә шахмат ярышлары үтте.

Һәр елны 12 гыйнварда Россия Федерациясе прокуратурасы көне билгеләп үтелә


11
гыйнвар, 2021 ел
дүшәмбе

2021 нче елның 8 нчы гыйнварында Арча муниципаль районының «Укучылар сарае»  базасында Арча муниципаль районының гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары арасында шашка буенча «Иң яхшы шашкачы - 2021» исеменә шәхси һәм команда беренчелегенә  район ярышы уздырылды.


30
декабрь, 2020 ел
чәршәмбе

Бәхет-шатлыклары, борчу-мәшәкатьләре, хезмәт уңышлары, искә ала торган вакыйгалары, куанычлары, күңел дәртен биреп башкарган эшләре белән тагын бер ел узып бара. Йөрәкләрдә әлеге елның якты хатирәләре, онытылмас җылы истәлекләре, табышлар, югалтулар... Ни кызганыч, 2020 ел тарихка авырлыклар һәм сынаулар елы булып кереп калыр. Таҗлы вирус тормышыбызның барлык өлкәләренә тәэсир итте һәм бүген мин бу куркыныч чиргә каршы көрәштә катнашучыларга чын күңелемнән олы рәхмәтемне белдерәм.

Арчадан 83 яшьлек 1 төркем инвалид Диләрә Шәрәфиева 20 мең сум пенсиясеннән өлеш чыгарып, 20 ятим балага Яңа ел күчтәнәче алырга акча бирде

25 декабрьдә Казанда республика Чыршы бәйрәме узды.

Башкаланың “Татнефть Арена” боз сараенда булган чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың иң актив балаларын котлады.

28 декабрь көнне Арча Мәдәният йортында район башлыгы чыршы бәйрәме булды.

Бу чара районда матур традициягә әверелде инде.

Арчаның 10нчы балалар бакчасы өчен декабрь ае истәлекле булды. 30 еллык юбилейны билгеләп үттеләр


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International