ЯҢАЛЫКЛАР


8
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә Татарстан һәм Россия бюджетыннан бу елның гыйнвар һәм февраль айларында сатылган сөт өчен 1,2 млрд сум күләмендә субсидияләр күчерелде.

Татарстанда Россия сөтенең 6%тан артыгы җитештерелә. Шуңа күрә сөт терлекчелеген үстерүгә зур игътибар бирелә. Бүген республика авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм шәхси хуҗалыкларда эре мөгезле терлекләр саны 1 млн баштан артып китә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2020 елда матди-техник базаны ныгытуга грант бирү өчен авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын сайлап алу конкурсы башлануы турында игълан итә.

Бер кооперативка грантның максималь суммасы – 70 млн сум. Грант акчаларын авыл хуҗалыгы продукциясен әзерләү, саклау объектларын, махсуслаштырылган транспорт һ.б.ларны сатып алу, төзү яисә аларны модернизацияләү өчен кулланырга мөмкин.

6 апрельдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2020 елның I кварталындагы эшенә йомгаклар ясадылар. Киңәшмә видеоконференция режимында узды, ул Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәсилегендә узды.

Чарада муниципаль районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, терлекчелек буенча консультантлары, селекция-нәсел хезмәтләре башлыклары һәм башка җаваплы затлар катнашты.

6 апрельдә мәктәп укучылары өчен өйдән торып (дистанцион) укулар башланды

– Мәктәпләрдә укучылар да, укытучылар да юк, анда бары тик бер дежур гына бар, – дип сөйләде район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәмәдияров.

– Укытучылар өйдән Интернет челтәрләр аша балаларга яңа тема аңлата, өй эшләре бирә, аларны кабул итеп ала. Нәкъ мәктәптә укыган кебек. Укытучылар да, балалар да бер-берсен күрә, сөйләшә, аңлаша ала. Һәр мәктәптә сыйныф җитәкчеләре баланың өйдә нинди электрон җиһаз барлыгы турында сораштырулар үткәрде. Кайбер балаларда дистанцион уку өчен мөмкинлекләр булмавы ачыкланды. Без бу проблеманы хәл итәбез. Балага я әти-әнисе үзенең смартфонын бирде, я әбисе алып бирде һ.б. Дөрес, яңалыкка керү җиңел түгел. Әмма моның өстен ягы да бар. Мәгариф өлкәсенә яңа технологияләр керә бара. Онлайн-уку укучыларны да, укытучыларны да заманча технологияләр белән эшләргә өйрәтәчәк.

6 апрельдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Арча районында булды

Аны министр урынбасары Ленар Гарипов, район башлыгы Илшат Нуриев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов озатып йөрделәр.

Министр Яңа Иябаш авылында яшь белгечләрне торак белән тәэмин итү программасы буенча төзелгән йортларны карады. Аннан соң “Кырлай” ширкәтенең яшелчә саклагычында, катнаш азык әзерләү цехында, машина-трактор паркында, теплица хуҗалыгында булды, уҗым басуында тукталды

Үзизоляция вакытында бигрәк тә бер-беребезгә игьтибарлы булырга кирәк. Без бу хакта район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Мөхетдинов белән сөйләштек.

“Районда 174  мәдәният хезмәткәре волонтер хезмәтен башкара, – диде ул. – Алар Арчада гына түгел, авылларда да хезмәт күрсәтәләр. Кайнар телефонга шалтыратулар буенча өлкәннәргә азык-төлек, дарулар, кирәкле әйберләрне алып кайтып бирәләр. Авылларда ялгызларның хәлләрен беләләр. Ә ярдәм телефонына шалтыратып торалар. Район хакимияте белән берлектә үзәк мәчет “Яхшылык өләш” акциясен башлап җибәрде”.

Заһир абый 90 яшьлеге белән котларга килүче район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Мөхетдиновны һәм Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Фәһим Фәйзуллинны баскыч төбенә үк чыгып каршы алды.

Сөбханалла! Яшьләргә тиңләшерлек өлкәнәю һәркемгә тисә икән лә ул! Аралашу барышында яшь калу серләре берникадәр ачылды бугай. Әнисенә дә 90 яшьне узганчы яшәү насыйп булгач, нәселдәнлек тә роль уйный. Гел хәрәкәттә икән Заһир абый. “Кыш буе чаңгыда йөри ул. Быел да туктамады, бакча буйлап йөрде. Әнине дә калдырмый иде, быел әнинең аягы сынып, чыга алмады. Әти кышын без кайтышка капка төбе, ишегалларын кардан көрәп куя, мунчаны ягып каршы ала”, — ди балалары. Менә ул озын гомерле булып, яшь булып яшәү сере — хәрәкәт!

Кышның җылы килүе шәһәр юлларында да эзсез калмады. Күп урамнарда асфальт ватылып, чокыр-чакыр барлыкка килде. Бу хакта газетабызны укучылардан да хәбәрләр гел килеп тора. Хәер, хәбәрсез дә алар күз алдында.

Соңгы вакытларда юлчылар еш күренә башлады. Димәк, төзекләндерү эшләрен башлап җибәрделәр. Аларны быел кайсы урамнарда күрергә булачак? Юл төзелеше буенча Арчада нәрсәләр планлаштырыла?

Муниципаль юл фонды акчасы исәбенә башкарылачак эшләр белән танышып китик. Арча станциясендәге татар зиратына керү юлына су агып китү өчен торба салыначак һәм юлы төзекләндереләчәк. Зур урамның бер өлеше, ягъни чиркәү артындагы урам асфальтланачак. Торак пунктлар, елгаларның исемнәрен ике телдә язып, юл билгеләре кую планлаштырыла. Балаларны йөртүче мәктәп автобуслары өчен уңайлыклар тудыру да планга кергән. 2нче, 6нчы мәктәп, 5нче гимназия яннарында павильон, кереп туктау урыны, балаларны утырту өчен мәйданчык булыр, дип көтелә. Курсави, Кызыл Бистә урамнарында юл норматив хәлгә китереләчәк.

65 яшьтән өлкәнрәк эшләүче үз-үзеңне изоляцияләү режимын сайлаган гражданнар 6 апрельдән 19 апрельгә кадәр хасталык кәгазе ала алачак. Карантин белән бәйле рәвештә вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособие билгеләү өчен гражданнардан  нинди дә булса документлар тутыру таләп ителми. Хасталык кәгазе өчен түләү гражданнарга турыдан-туры социаль иминият фондыннан җибәрелә.

"Пандемия шартларында без өлкән яшьтәге кешеләргә үз-үзләрен изоляцяләү режимында калу мөмкинлеген тәэмин итәргә тиеш. Элегрәк Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы 65 яшьтән өлкәнрәк хезмәткәрләрне өйдән торып эшләүгә күчерергә тәкъдим иткән иде. Эшләве өйдән торып мөмкин булмаган өлкән яшьтәге гражданнарның хокукларын тәэмин итү өчен 65тән өлкәнрәк эшләүче гражданнар өчен хасталык кәгазе алу мөмкинлеге гамәлгә ашырылды», – дип белдерде Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков.

Россия Федерациясе Президентының «Россия Федерациясендә эшләми торган көннәрне  игълан итү турында» 2020 елның 25 мартындагы 206 номерлы Указы кемнәргә кагыла?

Эш бирүче Россия Федерациясе Президентының «Россия Федерациясендә 2020 елның 30 мартыннан 3 апреленә кадәр эшләми торган көннәр  игълан итү турында» 2020 елның 25 мартындагы 206 номерлы Указын үтәргә тиеш.

Указның 2 пункты нигезендә ул түбәндәге хезмәткәрләргә кагылмый:

а) өзлексез эшләүче оешмалар;

б) медицина һәм даруханә оешмалары;

в) халыкны азык-төлек продуктлары һәм беренче чиратта кирәкле товарлар белән тәэмин итүче оешмалар;

г) гадәттән тыш хәлләр, халыкның тормыш-көнкүрешен куркыныч астына куя торган шартларда яисә башка очракларда кичектергесез эшләр башкаручы оешмалар   яисә нормаль тормыш шартларын тәэмин итүче оешмалар;

д) кичектергесез ремонт һәм төяү-бушату эшләрен башкаручы оешмалар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International