Ярминкәгә тоташып бәйрәм башланып китте. “Җиңү паркы”нда яз гүзәле Нәүрүзбикәне каршы алып, кышны озатты район халкы. Арчада Нәүрүз бәйрәме икәнлекне табигать тә сизгән сыман — иртәдән кар явып бураннар уйнатса, яз тырыша-тырыша бар көчен карны эретүгә бирде. Төнлә ява башлаган карны тәки кичкә эретеп бетерде бит! Менә хуҗа кем булырга тиеш, янәсе! Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән 21 март көнне бәйрәм ителә. 22се чын язны алып, җылы көннәр киләсен сиздереп Арчабызга сыерчыклар кайтты.
Арчаның 1нче мәктәбендә “Аҗаган” хәрби-патриотик уеннарның финалы булды. Үз зоналарында җиңгән Апаз, Яңа Кырлай, Курса–Почмак, Иске Чүриле, Түбән Мәтәскә һәм Арчаның 1нче, 2нче мәктәпләре командалары ярышты.
Узган атнада үткән балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия утырышында җитди проблемалар күтәрелде. Аны район башлыгы урынбасары, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия рәисе Любовь Осина алып барды.
Узган җомгада “Надежда” торак милекчеләр ширкәте (җитәкчесе Ибраһим Сабиров) җыелышы булды. Анда шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең халык белән эшләү буенча урынбасары Дмитрий Плотников, “Идарәче компания” ширкәте җитәкчесе Илдус Әһлиев, район башкарма комитеты инфраструктура үсеше бүлегенең торак–коммуналь хуҗалыгы, энергетика һәм элемтә секторы җитәкчесе Илфат Рәхимов катнашты.
Район Иҗтимагый советы утырышында Татарстан халыклары Съездына сайланган 9 делегат арасында Ашытбаш мәктәбеннән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миләүшә Әүхәдиева да бар.
25 мартта Казанда "Энҗеләр" XXI Ачык Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр татар фортепиано һәм камера-инструменталь музыка бәйге-фестивале булып узды.
В целях совершенствования преподавания учебных дисциплин, выявления и поощрения наиболее способных, одаренных учащихся и творчески работающих учителей с 23 по 26 марта года проведен заключительный этап республиканской олимпиады школьников «Путь к Олимпу» по английскому языку. Участники показали высокий уровень подготовки.
26 март көнне Арча шәһәре стадионында Арча районы мәктәпләре арасында чаңгы ярышлары буенча СПРИНТ утте. Ярышларда АСОШ №1, АСОШ №2, АГ №5, АНОШ №3, Иске Кырлай мәктәбе, Ашытбаш мәктәбе, Яңа Кырлай мәктәбе, Курса Почмак мәктәбе һәм АПК укучылары катнашты.
24 март көнне “Арча” спорткомлексында 2002-2004 нче елгы, 2005 нче елгы һәм аннан яшьрәк егетләр һәм кызлар арасында өстәл теннисы буенча Арча районы беренчелегенә ярышлар узды. Ярышларда районыбызның 10 мәктәбеннән 43 бала катнашты.
24 нче март көнне «Арча” спорткомплексында 2000-2003 нче елгы егетләр һәм кызлар арасында бадминтон буенча Арча районы беренчелегенә ярышлар узды.