Иске Иябашта ике кеше арасында тавыш чыга. Алар кычкырышкан вакытта яннарында торган өченче кеше берсенең эченә китереп тибә.
Арча станциясендәге Күпер урамында гражданин Н. 1984 елгы бер кешене кыйный.
26 декабрьдә төнге 12нче яртылар тирәсендә Казанбашта өй каршында торган “ВАЗ–2112” машинасына ут төртәләр.
Арча шәһәре Астроном урамында урнашкан “Росгосстрах” павильонына билгесез кеше керә һәм пычак күрсәтеп акча сорый.
Яңа ел кичендә үзәк чыршы янында халык күп иде. Аңлашыла да, киче дә җылы, рәхәт, мәһабәт чыршы да аллы–гөлле утлар эчендә, тирә–юне дә моңарчы булмаганча матур итеп бизәлгән иде. Сәхнәдән бер–бер артлы җырлар яңгырады, уеннар гөрләде. Балалар үзләренчә күңел ачты, рәхәтләнеп тау шуды, уйнады.
7 гыйнварда Арча сәнгать мәктәбендә Раштуа бәйрәме үткәрелде. Балалар башта бәйрәмчә матур итеп бизәлгән сәхнәдә чыгыш ясады, җырлады, биеде. Аннан бәйрәм чыршы янында дәвам итте. Бүләкләр дә булды.
25 декабрьдән Арча үзәк стадионында “Тат- Арча Кар бабайда кунакта” тамашасы гөрләде. Ул балаларга гына түгел, ата–аналарга да бик ошады. Чын сәяхәт булды ул.
“Барыбыз да чаңгы юлына” Россиякүләм акциясенә кушылып, Арчаның икенче мәктәбе укучылары һәм укытучылары стадионга җыелды һәм бергәләп чаңгы юлына басты.
8 гыйнварда Арча шәһәренең “Арча – Арена” боз сараенда Фәнил Гарәфиев истәлегенә багышланган хоккей турниры узды. Ярышта райондашларыбыздан тыш, Мамадыш, Кукмара, Байлар Сабасы, Балтач, Әтнә районнарыннан килгән ветеран хоккейчылар көч сынашты.
5 гыйнвар 2017 елда Арчанын үзәк стадионында спорт бәйрәме "Сәламәтлек көне" арчаның 2нче номерлы урта мәктәбе укучылары һәм педагогик коллектив белэн бергэ узды.
Барыбыз да актив катнаштык , бик күңелле булды .Һәркем яхшы кәеф һәм балалар да бик канэгать булып ойлэренэ таралышты. "Кар бөртекләре" лагерына йоруче балалар да бик актив катнашты. Э иң эзерлекле спортчылар , уз торкемнэрендэ чангыда узыштылар.