15 ноябрьдә Арча балалар сәнгать мәктәбе гөр килеп торды. Концертлар залы шыгрым тулы –биредә сәнгать һәм гомумбелем мәктәпләре укучылары, Арча педагогика көллиятенең музыка бүлеге студентлары, укытучылар, әти-әниләр. Сәхнәдә – баянда һәм аккордеонда яшь башкаручыларның Халыкара һәм Бөтенроссия конкурслары лауреатлары, Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе студентлары, И.В Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте студентлары, Казан дәүләт консерваториясе доценты, Казан музыка көллиятенең клавишалы халык уен кораллары бүлекчәсе мөдире Антон Сергеевич Попов җитәкчелегендәге "Аккордеон феериясе" III Халыкара фестивальдә катнашучылар.
Шушмабаштан октябрь ае өчен сөтнең литры өчен 19 сум түләнгән дип язгансыз, безгә 17 сумнан гына түләделәр, дип шалтыраттылар.
— 19 сумнан түләделәр, — дип җавап бирде безгә авыл җирлеге башлыгы Вәзир Сәгыйтов. — Әле менә ноябрьгә 22 сумнан түләргә дип сөйләштек.
Һәркемнең үз дөреслеге дигәндәй, бер сөт җыйнаучы эшмәкәр сөт җыйнауның күпмегә төшүен исәпләп күрсәтте.
— Сөт җыйнаучыга литрына 2 сум алып калса җитә, дип әйтәләр, мин моның белән килешмим, — диде ул. — Сөтне күп җыйганда ярый да әле. Ә бит андыйлар күп түгел. Менә көнгә 1000 литр сөт җыйдым, ди. 2 сумнан салганда 2000 сум керем килеп чыга. Сөтне бортлы “УАЗ” машинасы белән җыябыз, ул 600 мең сум тора, йөрү күп, юллар начар – 3 елда туза. 3 елда 1095 көн — бер көнгә 548 сумлык тузган булып чыга. Көнгә 30 литр бензин китә, аны 34 сумга (литры шулай тора) тапкырласак, 1020 сум була. Айга 1200 сум түләп ветеринария белешмәсе аласы, бер көнгә 40 сум туры килә дигән сүз. Барысын кушсак, көнгә 1608 сум чыгым җыйнала. Керем белән чыгым аермасы — 392 сум. Монысы табыш инде, 30га тапкырласак, бер айда сөт җыйнаучы 11760 сум эшләгән була.
14 ноябрьдә район хуҗалыкларында бер сыердан уртача 12,1 килограмм сөт савылды. Бу узган елның шул көнендәгедән 0,4 килограмм- га кимрәк.
“Ак барс” агрокомплексы”, “Игенче”, “Северный” хуҗалыкларында уртача савым 22,8–15,1 килограмм.
Иң аз савым “Акчишмә” ширкәтендә – 5,5 килограмм гына.
14 ноябрьдән 25 ноябрьгә кадәр республикада “Үлем белән кайда сәүдә итүләрен хәбәр ит!” дигән наркотикларга каршы акция уздырыла. Әгәр дә кайдадыр наркотик матдәләр белән сату итүләре яки наркотикларга кагылышлы фактлар турында белсәгез, район эчке эшләр бүлегенә “Ышаныч телефоны”на 3–17–02 номеры белән хәбәр итегез.
Тиздән arskmedia.ru сайтында «Мин Яңа елны көтәм» конкурсы старт алачак. Балаларыгызның (исем-фамилиясен, яшәгән җирен дә күрсәтеп) төрле образларны чагылдырган костюмнарга киенеп яисә Кыш бабай белән бергә очрашканда төшкән фотосурәтләрен «Вконтакте» челтәрендәге «Арча хәбәрләре» битенә һәм arvestnik@yandex.ru адресына җибәрегез. Конкурста тавыш бирү 21 ноябрьдә башлана. Җиңүчеләр тавыш бирү юлы белән билгеләнә һәм аларга иганәчебезнең бүләкләре тапшырыла.
10 ноябрьдә өченче чакырылыш Арча район Советының чираттагы 9нчы утырышы булды. Аны район башлыгы, район Советы рәисе Илшат Нуриев алып барды.
Утырышта “2016 елның 9 аенда “Арча муниципаль районы бюджетының үтәлеше турында”, “Арча муниципаль районының 2017 елга һәм 2018-2019 елларның бюджет проекты турында” финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Фәнис Исмәгыйлев чыгыш ясады. Проект газетабызның 3нче битендә бирелә.
“Арча муниципаль районының 2012–2015 елларга “Уңайлы мохит” озак сроклы максатчан программасының үтәлеш йомгаклары турында” район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин доклады тыңланды.
Киләсе якшәмбедә узачак референдумда халык үз фикерен белдерәчәк. Район сайлау комиссиясе рәисе Булат Кадыйров:
— Референдум шәһәр һәм авыл җирлекләрендә 62 сайлау участогында үтәчәк, — дип сөйләде. — Бюллетеньдә 2017 ел өчен җыеласы үзара салым акчасының күләме һәм аның нинди эшләргә тотыласы язылган. Аның күләмен һәр җирлек үзе хәл итә. Мәсәлән, ул Арча шәһәрендә 18 яше тулган һәр кешегә 300 сум дип тәкъдим ителә. Ташламалар да бар. Референдум иртәнге сәгать 7дән кичке сәгать 8гә кадәр үтәчәк. Сайлаучыларны референдумда актив катнашырга чакырам.
Районда 2013 елдан шәһәр һәм авыллардагы шартларны яхшырту максатыннан республика программасы тормышка ашырыла. Әлеге программа нигезендә халыктан җыелган һәр 1 сум үзара салым акчасына республика бюджеты 4 сум өсти.
Россия мәктәпләрендә, шул исәптән Арчаның икенче, җиденче мәктәбендә, педагогика көллиятендә Интернет челтәрендә куркынычсызлык буенча Бердәм дәрес булып үтте. Аның барышында укучылар үзләренең шәхси мәгълүматларын сакларга, Интернет челтәрендәге мәгълүматларның дөреслеген һәм ышанычлы булуын анализларга өйрәнәләр.
Эчке эшләр органнарында яхшы хезмәтләре өчен һәм һөнәри бәйрәмнәре – Россия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге полиция подполковнигы Хәйретдинов Илшат Илфир улы, полиция майоры Зөбәеров Илнар Илфат улы, полиция капитаны Шәмсетдинов Рифат Рәшид улы, полиция капитаны Степанов Вадим Леонидович муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Районның сәламәтлек саклау системасында озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 55 яшь тулу уңаеннан Арча үзәк район хастаханәсенең анестезиология һәм реанимация төркеме табиб–анестезиолог–реаниматологы Урманов Ренат Тәлгать улы Арча район Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.