Хезмәтне саклау буенча Координацион советның чираттагы күчмә утырышы “Арча МСО”сы җәмгыятендә узды.
Хәсәншәех авылы китапханәсе, “Татарстан Республикасы авыл җирлеге территориясендәге иң яхшы китапханә” номинациясендә катнашып, җиңү яулады һәм 100 мең сум күләмендә грант отты. Бу суммага китапханәнең матди-техник базасы яңартылачак.
Шушы көннәрдә тикшерү нәтиҗәсендә, Ташкич авылындагы шәхси эшмәкәр Г., кибетендә лицензиясез, маркасыз һәм тиешле документларсыз алкоголь продукциясен сату очрагы ачыкланды һәм 8,5 литр ялган аракы сатудан алынды. Әлеге эш буенча материаллар ТР Арбитраж судына җибәрелде. Башка закон бозулар буенча административ тикшерү бара.
Чувашия Республикасының Порецк районы Напольное авылында 17 августта крестьян–фермер хуҗалыгында бер дуңгыз үлә. Лабораториядә тикшергәннән соң аның африка чумасы белән авырганлыгы ачыклана.
2016 елның 3 июлендәге 316 номерлы Федераль закон белән Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турындагы кодексына үзгәрешләр кертелде.
– Минем пенсиянең язмышы турында өйгә кадәр килеп кайгырталар. Пенсиягезнең тупланма өлешен дәүләтнеке булмаган Пенсия фондына күчерегез, дип үгетлиләр. Әгәр дә күчермәсәгез, киләсе елдан дәүләт ул акчаларны сездән алачак һәм ул акчалар башка пенсионерларның пенсиясенә китәчәк, дип тә өркетәләр. Моңа ышаныргамы?
18 августта Арчада республика ветеринария табиблары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.
Шимбә. Кичке 5 тулып киткән. Гимназия ишегалдында халык мәш килә. Бу сүзләр шушы кичәдә бәләкәй Әмирнең “Су анасы”н сөйләгәндә су анасының таракны сорап өйгә килгән мәлен (“Яхшы. Хуш. Батты кояш. Йокларга яттык кич белән...”) тыңлаганда күңелгә килде. 6 яшь кенә булса да, “Су анасы”н чат итеп сөйләүче Әмир Зиннәтов тамашачыларны тын гына тыңларга мәҗбүр итте.
23 августка район хуҗалыкларында 15172 гектарда (план 25 мең гектар) көзге культуралар чәчелде.
26 августта гражданнарның хезмәт хокукларын саклау, хокук ярдәме күрсәтү максатыннан телефон “кайнар линия”се ачыла. Сәгать 9дан 17 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты, республика Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, “Россия юристлары ассоциациясе” гомумроссия җәмәгатьчелек оешмасының Татарстан төбәкара бүлекчәсе вәкилләре гражданнарга бәхәсле хәлләрдән чыгарга, кирәкле мәгълүмат алырга ярдәм итәчәкләр.