Узган атнаның җомга киче Арча тарихына тагын бер истәлекле вакыйга белән кереп калды — Җиңү паркының уртасында төсле фонтан эшли башлады. Фонтанны эшләтеп җибәрү бәйрәм төсмерен алды.
Районыбызның яшь талантлары — сәнгать мәктәбе укучылары, район Үзәк китапханәсе укучылары, үзешчән сәнгать осталары тарафыннан әзерләнгән бәйрәм концертын карап хозурланды халык.
Фонтанны эшләтеп җибәрүдә район башлыгы Илшат Нуриев хәер-фатыйхасын бирде.
– Президентыбызга зур рәхмәт, — дип башлады ул сүзен, — ул Арча районы халкына җылы мөнәсәбәттә. Парк- ка килгәндә, район халкы аны үз итте. Яшьләр туй көннәрендә бирегә килеп шунда истәлеккә фотога төшәләр. Бервакыт Президент белән әңгәмә вакытында парк-ны тагын да ямьләр өчен фонтан кирәклеге хакында сөйләшү булган иде, Рөстәм Нургалиевич вәгъдә бирде.
Безнең искиткеч бай сүзлегебездә һәрвакытта да янәшә торган ике сүз бар: җир һәм икмәк. Беренче карашка төсе белән дә, исе белән дә әллә ни искитәрлек булмаган туфракта дөньяда иң газиз, иң татлы, табигатьтә берни белән дә чагыштыргысыз хуш ис аңкып торган икмәк үсә. Сүзем шул икмәкне үстерүчеләр турында.
Кесмәс буе кырларында бер тигез басу күрмәссең. Әле авышлык, әле тау бите, я үргә менәргә кирәк, я түбәнлектән барасың. “Ак барс агрокомплексы”ның шушы басуларында да гөрләтеп иген үстерә беләләр бит! Чөнки бу як үзенең гаярь егетләре белән дан тота.
Ринат Котдусов шундый булганнарның берсе. Үрнәк авыл хуҗалыгы училищесын тәмамлап механизатор таныклыгы алганнан соң, 1973 елдан бирле ул туган авылында хезмәт куя. Башта “МТЗ-52” тракторын йөгәнли. Авыл белән ул армиядә булган вакытта гына хушлашып тора. Армиядән кайткач биш ел шофер булып эшли. Шуннан соңгысы кыш көне агач эше, җәй комбайн белән бәйле.
Район газетасы редакциясенә быел 300 хат килде. Узган ел Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан язылган хатлар өстенлек итте, шуңа да барысын газетага урнаштырып бетерә алмадык. Әмма без аларны архивка куймадык, газетада чыгаруны дәвам итәбез.
Апа–әбиләр, абый–агалар әтиләре, үзләренең авыр балачагы, сугыш еллары турында елап–сыкрап язды. Мәктәп укучылары да укытучылары белән сугыш ветераннары, тыл ветераннары, сугыш чоры балаларында кунакта булдылар, аларның хәлләрен белделәр, хатирәләрне яңарттылар. Гыйбрәтле хатлар редакциягә әледән–әле килеп торды. Аларны укып безнең дә күңелләр тетрәнде, күзләргә яшь килде, адәм баласының түземлегенә, батырлыгына хәйраннар калып укыдык без ул хатларны.
Наласада аталар
Узган шимбәдә Наласа авылы аткан тавышлардан яңгырап торды. Ату тавышларын хәтта Түбән Аты авылында да ишеткәннәр. “Үрдәкләргә ау ачылдымы әллә?” – дип сорый шалтыратучылар. Без бу сорауны аучылык буенча дәүләт инспекторы Илһам Галимҗановка юлладык.
– Киек кошларга ау 3 сентябрьдә ачыла, – диде ул. – Наласа болынында атып ятучылар – браконьерлар. Без аларның эзләренә төштек, законны бозган өчен штраф түләргә туры киләчәк. Контрольне көчәйттек, махсус бригадалар рейдларга чыга.
Итекне китерегез!
“Таттелеком” егетләре Симетбаш чишмәсен (Кенәр юлы буенда) төзекләндерү белән мәшгуль. Аларга сазлыклы урында озын кунычлы итек киеп эшләргә туры килә. Юлдан үтүче берәү аларның киптерергә куйган итекләрен чәлдергән. Егетләр суга бата-чума игелек эшли. Шул ук бәндә әлеге чишмәгә су эчәргә дә туктар әле. Итекләрне китереп куйса, аның да күңеле тыныч булыр иде. Көтәбез!
Эскертне тиешле урында өй!
– Печән, салам эскертләрен теләсә кая өяргә ярамый, – дип кисәтә район янгын күзәтчелеге өлкән сорау алучысы Наил Бәйрәмов. – Без хуҗалыкларга бу турыда искәрмәләр җибәрдек, барысы да белә, әмма кагыйдәләрне бозучылар бар. – Эскертләрне электр чыбыклары астына, терлек фермаларына, биналарга якын өяргә ярамый. Печән һәм салам эскертләрен юлдан 20 метр, электр чыбыгыннан 15 метр, биналардан 50 метр ераклыкта өяргә рөхсәт ителә. Кагыйдәләрне бозучыларга штрафлар каралган. Янгыннардан сак булыйк!
Рәхмәт сүзе
Арча шәһәрендәге Покров чиркәвенә йөрүче барлык кешеләр һәм үземнең исемнән Арча муниципаль район башлыгы Нуриев Илшат Габделфәрт улына, шулай ук “Монолит” ширкәтенең барлык коллективына чиркәү яны территориясен асфальтлауда булышулары өчен ихлас күңелдән рәхмәт белдерәм.
Игелекле эшләрегез Сезнең тормышыгызга бәхет, уңышлар һәм иминлек булып әйләнеп кайт-сын! Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек телим.
Хөрмәт белән Василиск атакай
Гандәлиф әбигә 90 яшь
Муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев 15 августта Божа авылында яшәүче Гандәлиф Субаеваны 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.
Арча шәһәрендә яшәүче, элегрәк берничә тапкыр хөкем ителгән 34 яшьлек Руслан Зарипов суд карары белән 1 ел 10 айга ирегеннән мәхрүм ителде.
Әлеге җәза 1 ел 6 айга сынау срогы белән шартлы рәвештә билгеләнгән иде (РФ Җинаять кодексының 112нче маддәсе — белә торып сәламәтлеккә уртача авырлыкта зыян китерү).
Җәзаны үтү шартлары бозылганда закон хөкем карарын юкка чыгару һәм билгеләнгән җәзаны реаль тормышка ашыруны күздә тота.
Зарипов җинаять–башкару инспекциясендә исәптә тора, аның белән профилактик әңгәмә үткәрәләр, закон таләпләрен аңлаталар. Әмма, ул сәбәпсез рәвештә, җәза үтүдән читләшә, инспекциягә теркәлү өчен килми, суд билгеләгән бурычларны үтәми. Берничә тапкыр исерек килеш җәмәгать урыннарына чыга, шуның өчен административ җаваплылыкка тартыла. Яшәү урынында тискәре характерлана, спиртлы эчемлекләр куллана, эшләми. Элек тә аңа карата тәэсир итү чаралары кулланыла, тик ул тиешле нәтиҗә ясамый.
24 августта Татарстан Рес- публикасы Пенсия фонды бүлеге җитәкчесе урынбасары Шашуров Сергей Евгеньевич Арча районы Пенсия фонды идарәсендә гражданнарны кабул итә.
Кабул итү сәгать 10нан 12гә кадәр Комсомол урамы, 4 йорт адресы буенча үткәрелә.
Теләге булучыларны 22 августтан да соңга калмыйча 8(84366) 3-03-79 телефоны буенча язылуларын сорыйбыз.