ЯҢАЛЫКЛАР


19
август, 2016 ел
җомга

Шушы көннәрдә акция кысаларында район башлыгы Илшат Нуриев Арчаның 1нче мәктәбендә беренче сыйныфка укырга керәсе аз керемле гаиләләрдә яшәүче 18 балага (аларның 9ы 1нче, 9ы 3нче мәктәптә укыячак), район башлыгы урынбасары Любовь Осина Арчаның 5нче гимназиясендә 21 балага уку әсбаплары тутырылган букчалар тапшырды.

18 августта Арча районы бюджетына бурычларны киметү буенча ведомствоара комиссиянең утырышы булды.

23 августта 16 сәгатьтә “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Арча җирле бүлекчәсе җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәсендә (Банк урамы, 6в йорт адресы буенча (социаль яклау бүлеге, 11 бүлмә) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Закиров Ринат Зиннур улы гражданнарны кабул итә

16 августта районның террорга каршы комиссиясендә Республика көне, Белем бәйрәме һәм Дәүләт Думасына сайлаулар вакытында җәмәгать иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре каралды.

Әңгәмәдәшебез – район прокуроры урынбасары Алмаз Сәгыйтьҗанов.

— Алмаз Миннәхмәтович, иминиятләү компанияләре өстеннән шикаятьләр йөри. Автомобильне мәҗбүри иминиятләгәндә: “Өегезне, мал-мөлкәтегезне яки тормышыгызны иминиятләгән очракта гына машинагызны иминиятлибез!” — дип әйтүче агентлар бар, диләр.

Миграция хезмәте бүлегенә килсәң, анда һәрвакыт чират була. Яртышар көн чират торабыз, дигән зарларны да ишетергә туры килә. Соңгы елларда электрон документ алышу юлы белән эшләре бераз җайга салынмаганмы, нигә гел чират икәнлеген белү, миграция бүлегенең нинди хезмәт күрсәтүен тагын бер кат тәгаен ачыклау максатыннан, Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча миграция мәсьәләләре бүлекчәсе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Гүзәлия Нигъмәтҗановага мөрәҗәгать иттек.

Соңгы елларда районыбыз мәчетләре каршында балалар өчен дини лагерьлар оештыру матур бер традициягә әверелде. Урта Курса авылының Мөхәммәтвафа мәчете каршында да менә инде өченче ел рәттән оештырыла мондый лагерь

Җәйге каникулларның соңгы ае да үтеп бара. “Шатлык” лагереның өченче сменасын ябу тантанасы булды.

Арчаның «Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә “Киң күңел” проектын тормышка ашыру  кысаларында актив эшләү дәвам итә. Проект сентябрь аенда җиңде. Оештыру җыелышлары үткәрелде, хезмәт группасы булдырылды, эш планы төзелде, теплица, эш кораллары сатып алынды.

  Безнең төп бурычларның берсе –  мөмкинлекләре чикләнгән балаларны хезмәт аша җәмгыятькә тулы социаль яраклаштыру. Проектта катнашу- яңа тормыш тәҗрибәсе алу, әйләнә-тирәгә, табигатькә  сакчыл караш, хезмәткә мәхәббәт  тәрбияләү өчен  уникаль мөмкинлек.

Үзәктәге дәваланучы балалар уңыш җыюда актив  катнаштылар.

       Балалар теплицада бик теләп эшләделәр: су сиптеләр , төпләрен йомшарттылар, чүпләрен утадылар,  яшелчәләрнең үсешен күзәттелләр. Июль аеннан балалар  үз хезмәтләренең  җимешләрен татып карадылар.  Көндәлек рационга яшелчәләр  кертелде, балалар   салатлар ясарга өйрәнделәр.  Бу проектта катнашу балаларга киләчәктә һөнәр сайларга,  тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итә.


17
август, 2016 ел
чәршәмбе

15 августта район башлыгы Илшат Нуриев үткәргән дүшәмбе киңәшмәсе күңелле вакыйга белән башланды. “Курса МТСы” ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов игеннәрне урып–җыю төгәлләнү турында рапорт бирде һәм район җитәкчесенә яңа уңыштан пешерелгән ипи тапшырды.

Август уртасында урак тәмамлану сирәк була торган хәл. Кырдагысы түгел, амбардагысы икмәк, ди халык мәкале. Курсалар уңай килгән һава торышыннан оста файдаланып, зур хезмәт куеп үстерелгән уңышны югалтуларсыз җыеп алып амбарларга салып куйдылар. Һәр гектардан уртача уңыш — 35 центнер.

“Курса МТСы” ширкәте игенчелектә үрнәк булырлык итеп эшли, орлыкчылык хуҗалыгы да әле ул. Һәр елны сортларны яңартып торалар, туфрак эшкәртү технологиясе җайга салынган һәм төгәл үтәлә. Быелгы уңыш астына 900 тонна аммиак суы, 450 тонна аммиак селитрасы, 200 тонна катлаулы ашлама кертелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International