2 июньдә Көньяк урамындагы бер хуҗалык (Арча станциясе) сараеннан өч төргәк штукатур сеткасы урлыйлар. Карак тотыла һәм аңа карата җинаять эше кузгатыла.
16 июньдә Иске Иябаш авылында янгын чыгып, өебез, мунча, сарайлар янып бетте.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе шимбә көннән башлап тоташ яңгырлар башланачагы турында искәртеп хуҗалык җитәкчеләренә хатлар җибәрде. Аңа кадәр азык әзерләү мөмкинлекләрен тулырак файдаланырга кирәк.
Арчада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рауиль Рәхмәтуллин гражданнарны кабул итте.
Гөберчәк авылында яшәүче Тәскирә Хәйбинага 95 яшь тулды. Аны гомер бәйрәме белән котларга Арча районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Илдус Әһлиев килде. Ул Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләкләр тапшырды. Матур, гүзәл мизгелләр кичердек без бу минутларда.
Яңа Кенәр мөмкинлекләре чикләнгән балалар интернат–мәктәбе (директоры Ленар Вәлиев) 2015 елда ныклап төзекләндерелде. Интернат, әйтерсең лә, яңа күлмәк кигән. Аның хәтта исеме дә башка.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов юбилее белән котлап аңа Россия Федерация- се Президенты Владимир Путинның, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды
Бүгенге көнгә районда 246 бала туган, шуларның 141е малай, 105е кыз. Узган ел 591 бала дөньяга килгән булган.
2016 елның икенче яртыеллыгына республика һәм район газета–журналларына язылу 25 июньгә кадәр озайтылды.
Югары уку йортында белем алганда без, ирекле халык дружиначылары, кызыл тасмалар тагып, кичләрен график буенча Казан урамнары буйлап тәртип сакларга чыга идек. Ул вакытта заманы да икенче булгандыр. Бер төркем яшь студент кызлардан курыкмасалар да, намус саклау бар иде.