ЯҢАЛЫКЛАР


17
июнь, 2016 ел
җомга

Өч смена эшләячәк лагерьда 210 бала ял итәр дип көтелә. Шулай ук Казанбаш мәктәбе базасында урнашкан “Азимут” палаткалы лагере да быелгы ял сезонын башлап җибәрде.

Әле кайчан гына Гүзәл дус кызлары, матур күлмәкләрен киеп, кичке дискотекага чыкканда “Ни өчен мин?!” – дип күз яшьләре белән Аллаһы Тәгаләдән сорый иде.

Аңарчы Интернет турда Россиянең төрле төбәкләрендә, шулай ук Казахстан, Үзбәкстан һ.б. төбәкләрдә туган телендә белем алучы укучылар үзара көч сынашты. Икенче тур Казанда булды, анда 200дән артык укучы катнашты.

2016 елның 2 июнендәге 172 номерлы Федераль закон белән күчемсез милекнең өлешләрен аерып алу, шулай ук балигъ булмаганнарның милекләрен аерып алуның барлык төрләре өчен мәҗбүри нотариус формасы кертелә.

Транспорт чараларын теркәү, имтихан тапшыру, машина йөртү хокукы бирүче таныклык алу яки алыштыруга алдан язылу өчен www.uslugi.tatarstan.ru порталында теркәлергә, тиешле мәгълүматны тутырырга, ИНН һәм СНИЛС шәхси номерларын тикшерү үтәргә, үзегезне кызыксындырган хезмәтне сайларга һәм дәүләт хезмәте үтү өчен гариза язарга кирәк.

Шуларның 204е тизлекне арттырган, 91е куркынычсызлык каешы такмаган, 28е балаларны махсус җайланмасыз йөрткән өчен. Шулай ук тиешсез урында юл аркылы чыккан 8 җәяүлегә 500әр, җәяүлеләргә юл бирмәгән 7 транспорт белән идарә итүчегә 1500әр сум штраф салынган.


15
июнь, 2016 ел
чәршәмбе

Ике тонналы тар көпчәкле, “җиңел машина” яңа салынган сенаж өстенә менеп туктады. Чыгып карыйбыз — артта эз дә калмаган, асфальт юлдан үткәнмени.

12 июнь Курса–Почмак авылы халкы өчен икеләтә бәйрәм булды – бу көнне биредә мәдәният йорты ачылды. “Хан сарае булган бу”, – дип сөенде авыл халкы.

Районда социаль җыелмадан файдаланырга хокуклы 8426 кеше бар. Алар – Бөек Ватан сугышында, төрле сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар, инвалидлар һ.б. категориядәгеләр бушлай юл транспорты, санаторий, дарулардан файдалана ала. Без төгәл саннар алу максатыннан Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова белән сөйләштек.

Россия көне уңаеннан районда күп төрле чаралар үткәрелде. Шуларның берсе – Җиңү паркындагы “Сәламәт яшәү рәвеше – Россиянең киләчәге” дигән күңелле стартлар. Спорт ярышлары, күңелле уеннардан торган күңел ачу чарасы, спорт бәйрәме. Аны яшьләр эшләре, спорт бүлеге оештырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International