Районда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рауиль Рәхмәтуллин гражданнар белән очрашты. Үзләрен борчыган мәсьәләләр белән килүчеләр: “Без депутатка ышаныч белән киләбез”, – диделәр
Тантанада район башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе җитәкчесе урынбасары Резедә Шәйхетдинова катнашты. Алар халыкны бәйрәм белән котлады.
Район хуҗалыкларында 13 июньдә бер сыердан уртача 15,7 килограмм сөт савылды. Бу узган елның шул чорындагыдан 0,9 килограммга артык.
Үрнәктәге агросәнәгать көллияте базасында балаларның “Шатлык” лагере эшли башлады. Анда өч сменада районнан 210 бала ял итәчәк.
29 яшьлек Рәдис Фәйзиев белә торып сәламәтлеккә зыян китергән өчен суд карары белән 2 елга иреген чикләүгә хөкем ителә.
Арча районы прокуроры урынбасары, юстиция киңәшчесеБыел “Нечкәбил” ана матурлыгы һәм ХII гаилә республика фестивале була һәм ул традиция буенча Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үтә.
Балык Бистәсендә футбол буенча 2003-2004 елгы яшүсмерләр арасында “Күн туп” республика зона ярышлары узды. Анда Биектау, Саба, Балык Бистәсе, Кукмара, Лаеш, Питрәч, Әтнә, Теләче командалары белән бергә Арча командасы да көч сынашты.
2016 елның 1 сентябреннән транспорт чаралары белән идарә итүгә хокук бирә торган таныклык алу өчен имтихан үткәрүдә дәүләт хезмәте тәкъдим итү буенча Россия Федерациясе эчке эшләр министрлыгының административ регламенты үз көченә керә.
Арча “Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә “Юмарт күңел” проекты эшләре алып барыла. Төп бурычларның берсе – хезмәт аша мөмкинлекләре чикләнгән балаларның җәмгыятьтә тулы социаль адаптациясен булдыру.
Арча Сабантуенда рәхәтләнделәр турыдан йөреп. Милли бәйрәмебез алдыннан гына Арча стадионына таудан төшеп–менү өчен тимердән баскычлар эшләнде, аркылы куелган торба алынды. Ул гынамы, тренажерлар мәйданчыгын эшләп куйдылар. Янәшәдә генә Арча күле, ял паркы буласы... Бу бәхет хәтта август башында ук елмаерга тора.