ЯҢАЛЫКЛАР


3
июнь, 2016 ел
җомга

Кунакларны каршы алу.

Милли фольклор йортларны карау.

Пролог “Җилдерәләр җилдә пар атлар”.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгында “Башлаучы фермер” һәм “Гаилә фермасы” программалары буенча конкурс сайлап алуы үтте. Грантка ия булучылар арасында безнең районның Штерә авылыннан Илдус Кәримов (“Башлаучы фермер”) һәм Түбән Мәтәскә авылыннан Гөлназ Сабирова гаилә фермасы бар.

Балаларны хәзер укырга кергәнче мәктәпкә әзерлек төркемнәренә дә йөртәләр. Укучылар сараенда быел 100 бала мәктәпкәчә белем алды. Аларны 8 төркемдә педагоглар Рәмзия Кадыйрова, Гөлшат Галәветдинова, Айгөл Галәветдинова һәм Гөлнара Сафина укытты.

29 майда участок инспекторы юлда бер машинаны туктата. Аның багажнигыннан капчыгы белән урланган көнбагыш һәм тоз табыла. Хуҗасы административ җаваплылыкка тартыла.

Кызу тизлек белән Сеҗе ягыннан килүче “Шевроле Эпика” машинасы идарәне югалта һәм барган көйгә юл кырыена төшә. Нәтиҗәдә 1 кеше һәлак була, ике кеше тән җәрәхәтләре ала.

28 майда Казанда Тынычлык бистәсендәге каенлыкта Сабантуй гөрләде. Гадәттә бу бәйрәм авыллардан башланып китә иде. Бу юлы башкалабызда старт алды.


1
июнь, 2016 ел
чәршәмбе

Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев Яңа Ашыт авылында яшәүче Шәмсебану Йосыпованы 100 яшьлек юбилее белән котлады, аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

Җиңү паркында тагын бер зур чара булды. Аны төзүдә үзләреннән зур өлеш керткән кешеләрне – иганәчеләр һәм төзүчеләрне олыладылар.

Районда уңышлы эшләп килүче “АрскПласт” ширкәте базасында мебель цехы ачылды. Аны эшләтә башлау тантанасында муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев катнашты.

Хәлим Вильданов “Челенджер” комбайны белән 60 гектарда люцерна һәм кындырак үләне урдырды. Миннур Сибгатуллин теземнәрне әйләндерә, Илгизәр Хәсәнов печәнне төргәккә җыя. 12 тонна яхшы сыйфатлы печән әзерләнде инде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International