Арча стадионында җиде районнан (Арча, Әтнә, Балтач, Саба, Теләче, Биектау, Питрәч) 140 чаңгычы ярышты. Ике көн барды ул. Безнең районнан Иске Кырлай һәм Яңа Кенәр мәктәпләре балалары катнашты. Шунысы кызык: урта һәм кечерәк сыйныфларда укучы балалар (һәр төркемдә 5 малай, 5 кыз) бер мәктәптән генә булырга тиеш иде.
Ни өчен бер мәктәптән генә?! Минемчә, мәктәпләрдә чаңгы спортының ничек куелганын ачык- лау өчен оештырылган ярыш булырга тиеш бу. Һәм бик дөрес уйланылган. Кайбер физкультура укытучылары моның белән килешмәде. Район чемпионнарын җыярга кирәк иде, ул вакытта ярышлар көчлерәк булыр иде, дигән фикерләр ишетелде.
Язучы Гомәр Бәшировның тууына 115 ел тулу уңаеннан “Казан арты” тарих-этнография музеенда истәлекле очрашу булды. Искә алу кичәсенә язучының улы Зөфәр Бәширов, оныгы, Мөхәммәт Мәһдиевнең кызы Гәүһәр ханым һәм Мөхәммәт Мәһдиевнең апасы Равия апаның кызы Җәүһәр ханым килде. Очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов катнашты.
Музей директоры Ришат Камалов:
– Бүген без ихтирам белән язучыны искә алабыз, әсәрләрен барлыйбыз, исемен киләсе буынга тапшырабыз, – дип сөйләде.
Без Гомәр Бәшировның “Сиваш”, “Намус”, “Туган ягым – яшел бишек” һ.б. романнарын укып үстек. Ә Гомәр Бәшировны яшь буын беләме?
Соңыннан Иске Чүриле мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Вәлиевага шул сорауны бирдем.
Узган якшәмбедә Югары Аты авылы иртәдән гөрләп торды. Ул көнне биредә Тәлгать Нуриев истәлегенә хоккей турниры узды.
Кем соң ул Тәлгать, диярсез. Ул шушы авылда 1969 елда дөньяга килгән гади авыл егете, механизатор. Кызганыч, 2002 елда аның гомере фаҗигале рәвештә юл һәлакәтендә өзелә. Үз вакытында Тәлгать бик яхшы хоккейчы, авыл командасының алыштыргысыз капкачысы булган. Хәзер инде аның ике улы: Фәнил белән Фирдүс тә авылның иң яхшы хоккейчылары. Фирдүс хәтта район җыелма командасы һөҗүмчесе. Гаиләсе, туганнары һәм дуслары Тәлгатьне искә алып, аның хөрмәтенә шундый спорт бәйрәме оештырырга булганнар. Бәйрәм Утар Аты имамы Фәнис Мостафинның изге догалары белән башланып китте.
Шәхси керемнәр үсеше буенча яңа составтагы Арча муниципаль районы ведомствоара комиссиясенең яңа елда беренче утырышы булды.
Анда Арча муниципаль район хакимияте, ЮХИДИнең район бүлекчәсе, Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча 5нче салым инспекциясе вәкилләре катнашты.
Утырышта милек салымы буенча бурычлары булган вазифаи затлар чыгышлары тыңланды.
Милек салымнарын кайда түләргә кирәк? Утырышта бу хакта да сүз булды. Ул транспорт чарасы, милек, җир участогы кайда теркәлә, шунда түләнергә тиеш. Әмма кайвакыт теркәлгән урын белән милек хуҗасы яшәгән урын туры килмәскә дә мөмкин.
Арча Мәдәният йорты каршындагы “Җидегән чишмә” Арча халык театры Туфан Миңнуллинның “Без бит авыл малае” пьесасын сәхнәләштерә башлады. Тамашачы аны март аенда карый алачак.
Рәсем сәнгате буенча “Кышкы палитра” республика бәйгесендә Арча сәнгать мәктәбе данын 3, 4 сыйныф укучылары Ләйсән Баһавиева, Диләрә Гыйбадуллина, Галия Гайнетдинова, Зөһрә Сибагатуллина, Зилә Шәмсетдинова яклады. Диләрә Гыйбадуллина (укытучысы Раилә Фәтхуллина) беренче урынны яулады.
Казанда “Талант канатларында” исемле халыкара бәйге узды. Арча сәнгать мәктәбеннән Энҗе Гарипова (укытучысы Тайфә Гидиятуллина) “Эстрада вокалы” номинациясендә икенче дәрәҗә лауреат булды.
2016 елда йорт кошлары алучыларга субсидия биреләчәге турында хәбәр иткән идек.
— Субсидия бирү тәртибенә бераз үзгәрешләр кертелде, — ди район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең финанс–икътисад бүлеге җитәкчесе Марат Абдуллин. — Субсидия 1 гыйнвардан 1 июльгә кадәр бер хуҗалыкка алынган 50–100 яшь кош өчен бирелә. Бер күркә чебиенә яки бер каз бәбкәсенә — 80, үрдәк бибиенә яки бройлер чебиенә 30 сум.
Субсидия алу тәртибен тулырак белергә теләүчеләр финанс–икътисад бүлегенә 3–13–66 номеры белән шалтырата алалар.
2017–2018 елларда Татарстанда Чулман елгасы аша чыга торган яңа күпер төзелеше башланырга мөмкин. Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында үткән брифингта Татарстан Рес- публикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин әнә шул хакта сөйләде. Брифинг “ИнноКам” инновацион–җитештерү үзәген төзүгә багышланды.
Мамадыш районында, Соколка торак пункты тирәсендә Чулман елгасы аша чыга торган күпер төзү планлаштырыла. Юллары белән бергә аның бәясе 50 миллиард сумнан артып китәргә мөмкин.
Районда опека бүлегендә эшләү дәверендә күп төрле хәлләр белән очрашырга туры килә. Сигнал буенча фатирга барасың, андагы хикмәт-тамашаны күреп, исләрең китә.
Ана төнне үзе кебекләр белән үткәргән. Хатын-кызлар ир-ат аркасында бер-берсеннән көнләшеп сугыша ук башлый. Кычкырыш, талаш. Һәм шул мәхшәр арасыннан баланың шыңшып елаганы ишетелә. Бала кычкырып еларга курка. Чөнки бөтен ачу аңарга күчәргә мөмкин. Бала өчен йөрәк әрни. Анага бу бала кирәкми, ул иркенләп яшәргә комачаулаучы бер бәла булып тора. Ана белән сөйләшеп карыйбыз. Ул без әйткәнне аңлый кебек. Без аңа мондый тәртипсез тормыш белән яшәсәң, балаңнан колак кагуың бар, дип аңлатырга тырышабыз. Картлыгың килер, бер ялгызың калырсың, яныңа килүче дә булмас, үкенерсең, дип төшендерергә азапланабыз. Кызганыч, ул безнең белән килешкән кебек булса да, соңыннан шул ук хәл кабатлана.