ЯҢАЛЫКЛАР


3
июнь, 2015 ел
чәршәмбе
Белгечләр май кояшы астында үскән үләннәрне витаминнарга бай дип мактыйлар, алар югалып беткәнче, җыйнап алырга киңәш итәләр
Алар Арчада “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында билгеле булды — “Иң яхшы мәдәни көндәлек” номинациясендә Иске Чүриле мәктәбе укучысы Әлфис Һидиятуллин һәм “Иң мәдәниятле әти–әни” номинациясендә аның әнисе Алия Һидиятуллина.
Арча Укучылар сараеның “Нур” балалар телерадиостудиясе укучысы Әдилә Гәрәева, Санкт–Петербург шәһәрендә узган “XXI гасыр талантлары” дигән Бөтенроссия конкурсында катнашып, диплом алып кайтты.
I. Бәйрәмне ачу тантанасы. (10.00-11.00)
III. Массакүләм спорт чаралары (11.00-17.00)
II. Бәйрәм концерты (11.00-17.00)
Казанда Татарстанның урта һөнәри белем бирү йортлары арасында узган II җәйге Спартакиадада Арча педагогика көллияте командасы җиңү яулап кайтты. Көллият спорт җиһазлары алу өчен 100 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде. Бу турыда тулырак газетабызның алдагы саннарыннан укырсыз.
1 июньдә район хуҗалыкларында бер сыердан уртача 15,3 килограмм сөт савылды.
3–4 июньдә район комиссиясе хуҗалыкларда чәчүлекләрне кабул итә, азык әзерләүгә әзерлеккә бәя бирә.
2 июньдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Гәрәев җитәкчелегендәге комиссия Арча районы хуҗалыкларында азык әзерләү техникасының әзерлеген, чәчүлекләрнең торышын, терлекчелектә эшләрнең куелышын карады.
2015 елның 13 маенда Арча район суды 38 яшьлек И.Мәрдәновка (Казанда туган, Арчада яши) карата җинаять эшен карады.
2015 елның 8 мартындагы 21 номерлы Федераль закон белән Россия Федерациясенең Административ суд башкаруы кодексы кабул ителде, ул 2015 елның 15 сентябреннән гамәлгә кертелә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International