Яз башлану бер яктан шатландырса, икенче яктан күп кенә мәшәкатьләр алып килә. 15 мартта район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов үткәргән гадәттән тыш хәлләрне кисәтү комиссиясе утырышында да сүз шул турыда барды.
2023 елның 28 мартында, сишәмбе көнне, Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская федераль законнарны үтәү мәсьәләләре буенча гражданнарны бергәләп кабул итәчәкләр.
Алар Казанка суының һәм аның Арча районы территориясендәге кушылдыкларының торышын өйрәнү буенча фәнни-тикшеренү эшләре башкарганнар.
Коммерцияле булмаган оешмаларны төзегәндә, үзгәртеп корганда, бетергәндә дәүләт теркәве, коммерцияле булмаган оешманың оештыру документларына үзгәрешләр кертү, юридик затларның бердәм дәүләт реестрына Татарстан Республикасы территориясендә коммерцияле булмаган оешмалар турында мәгълүмат (мәгълүматка үзгәрешләр кертү) кертү турында карар кабул итү дәүләт хезмәте Россия Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе тарафыннан күрсәтелә.
Март ае башында Арча районында гражданнар оборонасын оештыру һәм алып бару, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча Арча территориясе звеносының идарә органнары һәм көчләренең табигать һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрне бетерү буенча эшчәнлеге буенча команда–штаб өйрәнүләре булып узды.
Фәгыйлә апаны саклык банкында эшләгәндә күргән бар, ә менә килене Гөлназ Фәттиева яхшы таныш, безнең балалар Арчаның 1нче мәктәбендә башлангычта бер сыйныфта укыдылар. Гөлназ өч бала әнисе. Балалары яхшы укый. Минем күңелемә яхшы кеше булып кереп калды ул. Яшерен-батырын түгел, әти-әниләрнең төрлесе бар...
Татарстанда беренче тапкыр башлангыч мәктәпләр арасында үткәрелгән шашка турниры.
Пөшәңгәр башлангыч мәктәбендә Әфганстанда һәлак булган авылдашыбыз Васил Әһлиуллин истәлегенә шашка ярышы узды. Ул Татарстан районнарының башлангыч мәктәп укучылары арасында “Төньяк балкышы” төбәкара шашка турниры булды.
Балаңның сәламәт булып, мәктәптә төрле чараларда катнашуы үзе бер күңелле. Арчаның В.Ф.Ежков исемендәге 1нче мәктәптә шаулап-гөрләп КВНнар бара.
Арча районында әлеге программа 2006 елдан гамәлдә. Шушы чорда дәүләт ярдәмен 60тан артык гаилә алган
“Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү” программасын гамәлгә ашыру кысаларында Арчада яшәүче Гатауллиннар гаиләсенә торак бәясенең 35 процент күләмендә түләүсез дәүләт субсидиясе бирелде. Аларга аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов тапшырды. Бу ярдәмне алар яңа йорт алуга тотарга планлаштыра.
Эш сәфәре кысаларында Алмаз Яфизов 6 нчы мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары өчен ачык дәрес үткәрде. Укучыларга монополиягә каршы региональ хезмәтнең эш практикасы тәкъдим ителде.
Аннары Алмаз Яфизов «Арча» сәнәгать паркында булды һәм сөт кабул итү пункты, яшелчә эшкәртү линиясе, куе сөт алмаштыргычлар, премикслар һәм катнаш азык җитештерү заводы резидентлары эшчәнлеге белән танышты.