ЯҢАЛЫКЛАР


9
декабрь, 2022 ел
җомга

Яңа гына Халыкара бала хокуклары көне  булып үтте.

Шул уңайдан район опека бүлеге белгечләр белән утырыш үткәрде. Район хакимияте залында үтте ул. “Әлеге утырыш буласын алдан хәбәр иттек, - диде район опека бүлеге җитәкчесе Рафия Яруллина. – Арча  муниципаль районы сайтына белдерү элдек. Сораулар белән мөрәҗәгать итә аласыз дидек”.

Кайсы гына һөнәрне алсак та, аңа юл башы укытучының фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә салынган.

Укытучылар үзләренә барлык сыйфатларны туп-лаган кебек: алар сабыр да, тырыш та, җитез дә, үҗәт тә, акыллы да, усал да, төгәл дә, зирәк тә.

Арча районының яшь активистлары “Социаль проектлаштыру, идарә итүне планлаштыру, социаль программалар” дигән семинарда катнашты.

Ноябрьнең өченче атнасы ел да юл-транспорт һәлакәте корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә.

Һәм традиция буенча ел да Арча беренче номерлы урта мәктәбенең Лилия Әхмәтгалиева җитәкчелегендәге яшь юл хәрәкәте инспекторлары хәтер акциясе үткәрә. “Хәтер күгәрченнәре” дигән шундый чара быел да булды. Балалар машиналарны туктатып, руль артында утыручы өлкәннәрне юлда сак һәм игътибарлы булырга өндәделәр. Чөнки өлкәннәр арасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен санга сукмаучылар да очрый. Ә бу һәлакәткә китерә һәм еш кына аяныч тәмамлана.

“Илһам алам күңел чишмәсеннән” дигән бәйрәм тантанасы Гариф Ахунов исемендәге әдәби премияне тапшыруга багышланды.

Бу бүләк районда 2009 елда булдырылды. Ул 15 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге яшьләргә әдәбиятта ирешкән уңышлары өчен тапшырыла.

Арча Мәдәният йортында “Тулган ай күк түгәрәктер әнкәйле дөнья гына!” дигән исем астында бәйрәм концерты узды.  

Мөмкинлекләре чикле булып та, чиксез мөмкинлекләргә омтылып яшәүче Дима Пиговаевның беренче тапкыр җырлавын быелгы җәйдә Сөрдедә узган “Авыл бәйрәме”ндә ишеттем.

Килеп керүгә исем китте: спортзал умарта күчедәй гөж килеп тора.

Арчаның 6нчы мәктәбе спорт залы көрәшче малайлар белән тулган, ике келәмдә көрәш бара, көрәшчеләрне куәтләп кычкыралар, тренерлар бер урында басып тора алмый, ярышны алып баручы нәтиҗәләрне игълан итә – мәш киләләр. 

Салкын кышка кергәндә көннәрне нәрсә яктырак һәм җылырак итә? Ул –  Әниләр  бәйрәме.

25 ноябрьдә Арча муниципаль районының Иҗтимагый советы утырышы булды.

Анда район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат  Гатиятов катнашты.

Утырышны Иҗти-магый совет рәисе Надия Мифтахетдинова ачты һәм алып барды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International