ЯҢАЛЫКЛАР


15
октябрь, 2021 ел
җомга

Мәмсәдә гомер итүче Тәскирә Фатыховага 90 яшь. Ачысын да, төчесен дә татыган ул тормышның.

Районыбызның зур булмаган авылларыннан булган Мәмсәгә юл тоттым. Тезелеп киткән матур йортлары, киң урамнары белән каршы алды ул мине. Тугызынчы номерлы йортны эзләп киттем. Эзләвемнең сәбәбе – авылның иң өлкән кешеләренең берсе булган Тәскирә әби белән күрешү.

Арчадан Ринат Ибраһимов гомере буе тракторда эшли. Хәзер күптәннән инде лаеклы ялда.

“Жилкомбытсервис” ширкәте баш инженеры Линар Әхмәдиев өенә барып ветеранның хәлен белде, өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан аңа күчтәнәч тапшырды. “Мин оныттылар, дип уйлаган идем. Искә алгач рәхмәт”, – дип Ринат абый ширкәт җитәкчесе Альберт Хәкимовка рәхмәтен белдерде.

13 октябрьдә дүртенче чакырылыш Арча район Советының чираттан тыш 11нче утырышы булды.

Утырышта “2021 елның 9 аенда Арча муниципаль районы бюджетының үтәлеше турында”, “Арча район Советының 2020 елның 11 декабрендәге “Арча муниципаль районының 2021 елга һәм 2022 һәм 2023 елларның планлы чорына бюджеты турында”гы 26нчы номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында”, “Арча муниципаль районының Иҗтимагый советы турындагы кагыйдәнамәне раслау турында”гы мәсьәләләр каралды.

Коронавирус белән авыру очраклары арта бара.

“Татар-информ” мәгълүматлар агентлыгы матбугат конференциясендә  Республика буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина коронавирус белән бәйле хәлне аңлатты һәм сорауларга җавап бирде.

11 октябрьдән Татарстанда аерым категория гражданнар өчен яңа коронавирус инфекциясенә каршы мәҗбүри вакцинация игълан ителде.

2021 елның маенда Балтач районында яшәүче 34 яшьлек Фәнзил Саттаров административ җаваплылыкка тартыла.

РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.8нче маддәсенең 1нче өлеше буенча исерек хәлдә автомобиль белән идарә иткән өчен. Аңа 30 мең сум штраф салына, 1 ел 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителә.

Ниһаять безнең урамда да бәйрәм: Россия Президенты Указы нигезендә һәр елны  октябрьнең өченче якшәмбесендә Әтиләр көнен билгеләп үтәчәкбез.

Аерым ял көне түгел түгелен, әмма әлегә монысы да ярап тора, әтиләрнең абруен бераз булса да күтәрәчәк.

     Сез барыбыз да беләсез, илдә һәм районда коронавирус инфекциясе таралуга бәйле вәзгыять үтә катлаулы. Бүген күп кенә төбәкләр, шул исәптән безнең республика да чикләүләр режимын кире кайтарырга мәҗбүр. Чикләүләр спорт заллары, сәүдә һәм күңел ачу үзәкләре эшенә кагыла. Массакүләм чаралар үткәрүдә дә чикләүләр бар. 65 яшьтән өлкәнрәк булган татарстанлылар өчен изоляция режимы кертелде.


14
октябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

2021 елның 20 октябрендә Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты белән берлектә "кайнар линия" үткәрә.

Хәрби хезмәткә чакырылучылар һәм аларның туганнары белән турыдан-туры элемтәнең төп максаты-дөрес мәгълүмат бирү. Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты вәкилләре булачак хәрби хезмәт турында тулы мәгълүмат алырга, гражданнарга бәхәсле хәлләрне аңлатырга ярдәм итәчәк.

"Кайнар линия" телефоны: (843) 236-00-71.


12
октябрь, 2021 ел
сишәмбе

Соңгы арада коронавирус белән авыручылар санының кискен артуы күзәтелә. Кызганыч, үлүчеләр дә бар. Арча районында хәлләр ничек тора? Соңгы арада коронавирус белән авыручылар санының кискен артуы күзәтелә. Кызганыч, үлүчеләр дә бар. Арча районында хәлләр ничек тора?

7 октябрьдә район Мәдәният йортында район мәгариф хезмәткәрләрен хөрмәтләү тантанасы булды. Ул Укытучы көне уңаеннан үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International