Әңгәмәдәшебез – район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов.
Ренат Мансурович, 2021 ел район авыл хуҗалыгы өчен нинди ел булды?
– Районыбыз авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре һөнәри бәйрәмнәрен матур күрсәткечләр белән каршылый. Узып баручы елда игенчеләрнең ихтыяр көчен табигать шартлары шактый сынады. Гадәттән тыш эсселек, явым-төшемнәр булмавы көткән уңышны алырга мөмкинчелек бирмәде. Шуңа да карамастан, игенчеләребез сынатмадылар, үз бурычларын намус белән үтәделәр һәм үтиләр, хезмәттә фидакарьлек үрнәге күрсәтеп, яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр, дип саныйм.
30 градустан арткан эссе көн.
Районның хәрби комиссары Алмаз Борһанов алдынгы комбайнчыларга республика хәрби комиссары Сергей Погодинның Рәхмәт хатларын тапшырып йөри. Комбайнчылар да илнең азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итүчеләр бит.
Алма агачыннан ерак төшми, дигән мәкаль бар.Әле яңа гына 50 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Марат Вахитовка бик туры килеп тора ул.
1 октябрьдә “Казан арты” тарих-этнография музеенда районыбызның Социалистик Хезмәт Геройларына багышланган экспозицияне ачу тантанасы булды.
Районның иң ерак почмагында урнашкан “Заря” ширкәтенә барган саен куанып кайтам.
Колхозлар таралганнан соң бик авыр хәлдә калган иде әлеге хуҗалыкка кергән авылларда яшәүчеләр.
Рәхмәт район ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллинага, ул безгә матур хәбәрләрне әйтеп тора.
Менә әле Казаннан кайткач, безнең белән элемтәгә чыкты.
Хәрби комиссар Алмаз Борһанов үзләрендә эшләп чыккан һәр ветеранның өендә булып, аларга акчалата бүләкләр тапшырды.
Килешерсездер, дип уйлыйм, беребез дә күчтәнәч, бүләккә мохтаҗ түгел. Дөрес, мохтаҗлар да бар. Тик бу язма ул хакта түгел. Гомер буе хезмәт куеп, хәзер лаеклы ялдагы ветеранныбызны олылау, аларга хөрмәтебезне җиткерү, күңелләрен күрү турында сүз бара.
Арчадагы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта бүгенге көндә алтмышка якын кеше тәрбияләнә.
Интернат-йортта беренче генә булуым түгел, киресенчә, еш барырга туры килә. Соңгы вакытта гына коронавирус нәтиҗәсендә очрашулар сирәгәйде. “Авыручылар саны күбәеп китү сәбәпле, безне яңадан үз-үзеңне изоляцияләүгә ябарга җыеналар”, – диде директоры Гөлназ Ибәтуллина.
“Мин Арчаны беләм” уен-бәйгесе (квесты) укучыларга туган төбәк тарихын өйрәтү өчен файдалы һәм үзенчәлекле чара булды.
Аны Арча Укучылар сарае “Казан арты” тарих-этнография музее белән берлектә әзерләгән иде. Танышу, командаларга туп-лану, старт өлеше Укучылар сарае бинасында узса, сынаулар катнашучыларны шәһәребезнең дүрт урынында көтә иде.
Ничек тә җай табып, Арча стадионына төшеп киттем. Бер уңайдан табигатьне дә карап, хозурланып менәрмен дип. Көндезге сәгать 1 тулып килә. Район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы (Вакыйф Харисов) оештырган көзге кросс әле башланмаган иде.