ЯҢАЛЫКЛАР


20
июль, 2016 ел
чәршәмбе

19 июльдә “Татарстан” ширкәтендә арышны турыдан-туры суктыруга керештеләр. Муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев хуҗалык игенчеләрен түземсезлек белән көтеп алган вакыйга белән котлады.

Мәгълүм кыенлыкларга карамастан, тормыш үз җае белән дәвам итә. Республикабызда яшәешебезнең төрле өлкәләрен үстерүгә юнәлдерелгән утыздан артык программа эшли.

Узган шимбәдә Арча стадионында “Һәрчак тату дуслар булып яшик без туган илдә” дигән балалар фестивале узды.

Күрше хакы – тәңре хакы, дигән өлкәннәр. Ян–як күршеләргә генә түгел, орынып торган районнарга да кагыла бу.

Татарстан Республикасы юстиция министрлыгы 2016 елның авгус- тында республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары белгечләре белән берлектә авылларда яшәүче гражданнарны “Хезмәт законнары мәсьәләләре” темасы буенча видеоконференц элемтә режимында кабул итүне планлаштыра

Татарстан Республикасы икътисад министрлыгы кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына “Лизинг–Грант” программасы буенча дәүләт ярдәме бирү өчен конкурс сайлап алуы игълан итте. Гаризалар 18 июльдән 17 августны кертеп кабул ителә.

Бөтенроссия иҗат фес- тивалендә (“Геройлар эзлим”) уңышка ирешкән Арчаның 5 гимназия укучылары Адилә Гәрәева белән Алия Сабирова диңгез буена ял итәргә барачак. Аларны “Нур” телестудиясе җитәкчесе Зөлфирә Зарипова озата барачак.

 

Арча станциясендәге Чәчәкле урамындагы бер йортка кереп, тузан суырткыч һәм шомарткыч машина урлыйлар. Полиция хезмәткәрләре вакытында каракларның эзләренә төшә.

Шул вакыттан башлап аның кандидатлары — бер мандатлылар округ сайлау комиссияләренә беренчел документлар пакетын тапшыра башлый. Закон моңа 23 июльгә кадәр вакыт бирә.


18
июль, 2016 ел
дүшәмбе

Россия эчке эшләр министрлыгы гражданнарга берничә төр буенча дәүләт хезмәтләре тәкъдим итә. Судка тартылу яки, киресенчә, тартылмау, җинаять эше алып барылу яки җинаять эшенең туктатылуы турында белешмәләр алырга була.

Шәхси сакчы таныклыгын, аучы, спорт, чикләнгән зарар китерү коралларын алу хокукына лицензия, шулай ук аучының ату коралын алу яки срогын озайту,  саклау һәм йөртү хокукына рөхсәт тә анда бирелә.

Автомототранспорт чараларын һәм аларга тагылма арбаларны теркәү, транспорт чаралары белән идарә итү хокукына имтихан үткәрү, транспорт белән идарә итү хокукы биргән таныклык бирү буенча да хезмәт күрсәтелә.

Ирекле дәүләт дактилоскопик теркәү (бармак бите сырларына карап шәхесне билгеләү, эзләп табу ысулы) дә үткәрелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International