Арча Үзәк китапханәсенең уку залында район Иҗтимагый советы белән район ветераннар советы президиумының уртак киңәшмәсендә Бөек Җиңүнең 71 еллыгына әзерлек эшләре турында сүз алып барылды. Киңәшмәдә катнашучылар үзләре өчен файдалы мәгълүмат та алды — алар өчен хокук белемнәре мәктәбе дәрес уздырды һәм нотариус Рәзинә Низаметдинова чыгыш ясады.
Анда 16 районнан иң көчле егетләр һәм хатын-кызлар катнашты. Бәйгене спортчыларга уңышлар теләп һәм якынлашып килүче бәйрәмнәр белән котлап район башлыгы Илшат Нуриев ачып җибәрде
Анда 11 кеше катнашты. Алар Яңа Кырлайда юлга кузгалып, 24 километр ара үттеләр һәм Арча үзәгендәге һәйкәл янында очраштылар
18 апрельдән 16 майга кадәр язгы кыр эшләре чорында хезмәтне саклау һәм җитештерү куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча айлык бара. Язгы кыр эшләрен бәла-казасыз, хәвеф-хәтәрсез башкарып чыгарга язсын.
Татарстан Республикасы Авыл хужалыгы һәм азык–төлек министрлыгы “2015–2017 елларга Татарстан Республикасында башлаучы фермерларга ярдәм” программасында катнашырга теләүчеләрдән 17 майга кадәр документлар һәм гаризалар кабул итә
30 апрельдә район башлыгы Илшат Нуриев террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе әгъзалары һәм хокук саклау, прокуратура, янгын куркынычсызлыгы хезмәте җитәкчеләре белән 1 Май һәм Җиңү бәйрәмнәре вакытында иминлекне тәэмин итү буенча өстәмә чаралар күрүгә багышланган киңәшмә үткәрде.
Арча ягы милли мәдәниятле һәм мул уңыш үстерү буенча дан казанган төбәк. Арча ягы үзенең мәгърифәтчеләре, күренекле язучылары, галимнәре һәм тырыш, эш сөючән халкы белән данлыклы. Юкка гына анда Социалистик Хезмәт Геройлары тумагандыр. Менә алар: Хәстиев Мирбат Бәдри улы, Сәгъдуллин Шәрифулла Сәгъдулла улы, Галимова Дания Һадиҗан кызы, Әсхәдуллин Галимулла Әсәдулла улы, Стелла Габдрахманова. Алар Арча төбәген үстерүгә һәм күтәрүгә бик күп хезмәт куйган шәхесләр. Галимулла Әсәдуллин Носы төп гомуми белем мәктәбендә белем алган.
26 апрельдән 1 майга кадәр Казанда балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр иҗатының "Виктория" VII Халыкара бәйге-фестивале булып узды. Ул Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланды. "Вокаль ансамбльләр" номинациясендә "Энҗеләр" ансамбле (җитәкчесе Гидиятуллина Тайфа Фуат кызы) II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.
"Эстрада вокалы" номинациясендә Закиров Данил II дәрәҗә, Закирова Камилә — III дәрәҗә лауреат булдылар (укытучылары Минхаерова Гүзәл Марсель кызы). Галәветдинова Мәдинә — III дәрәҗә дипломант (укытучысы Сабирова Гөлнара Барый кызы).
Концертны Арча район башкарма комитетының мәдәният идәрәсе җитәкчесе Рамиль Рафис улы Мохетдинов ачып җибәрде. Ул концерт сезонына нәтиҗәләр ясады. Арча балалар сәнгать мәктәбенең уңышларын билгеләп үтте.
Ижади концертта вокаль, бию һәм уен кораллары коллективлар катнашты. Халыкара, төбәкара бәйгеләр, "Созвездие — Йолдызлык — 2016" республика конкурсы лауреатлары, "Энҗеләр" вокаль ансамбле (җитәкчесе Тайфа Гидиятуллина), "Ар-и-Эль (җитәкчесе Эльза Камалова), "Глянец" (җитәкчеләре Зилә Мортазина һәм Венер Хисамиев) бию коллективлары чыгышлары тамашачылар күңеленә хуш килде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2015-2017 елларга Татарстан Республикасында яшь фермерларга ярдәм» ведомство программасында катнашучы крестьян (фермер) хуҗалыкларын конкурс нигезендә сайлап алуны уздыру турында игълан итә.
Конкурста катнашуга гаризалар һәм документлар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420014, Татарстан Республикасы,Казан шәһәре, Федосеев ур., 36 йорт, 3 кат, 307 кабинет. Кабул итү эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр һәм 13.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр башкарыла.
Документлар һәм гаризалар 2016 елның 27 апреленнән 16 маена кадәр кабул ителә.
Грант бирү тәртибе һәм документларның рәвеше турында тулырак мәгълүматны https://agro.tatar.ru/rus/konkurs-2016-1047377.htm сылтамасы аша кереп алырга була.
Өстәмә мәгълүматны 8(843) 2217685, 8(843) 2217654 телефоннары аша алырга мөмкин.