Безнең мирас югалмас

2023 елның 25 ноябре, шимбә

Ярый әле хәтер сагында торучы музейларыбыз бар. Яңа Кырлайдагы  Г.Тукай музей-комплексында  “Безнең мирас“ дип аталган күргәзмәне карагач  күңелләрдә бик күп хатирәләр яңарды.

Күргәзмәне ачу тантанасында район башлыгы урынбасары Алсу Мөхәммәтова, мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәмәдияров, мәдәният  идарәсе җитәкчесе Илфар Әюпов һ.б. кунаклар катнашты.

– Күргәзмә татар хал-кының күн мозаикасы сәнгатенә  багышланган, – диде музей директоры Алинә Мөхәммәтшина. – Күн мозаикасы татар халкының иң традицион төсле чигүле аяк киемнәрендә чагылыш таба. Сез аларның үрнәкләрен шушы күргәз-мәдә күрә аласыз.

Музейның фәнни хезмәткәре Руфия Хөрмәтова күргәзмәдәге һәр экспонат турында тулы мәгълүматлар биреп сөйләп барды.

19 гасыр ахыры,  20 гасыр башында Казанда һәм аның тирәсендә, ягъни Арча, Әтнә, Биектау районнарына кергән авылларда читек җитештерүдә берничә дистә мең кеше мәшгуль булган, ә күн мозаика аяк киеме җитештерү елына өч миллион парга җиткән.

1929 елда кооператив артельләр барлыкка килә. Бишесе Казанда булса, алтынчысы Арча районында. Бу һөнәрне белүчеләр күп булуны исәпкә алып, аны башта Колачыда ачарга уйлыйлар. Тик аның өчен яраклы бина булмау сәбәпле, биш километр ераклыктагы Мүлмә авылын, андагы кулланылмый торган хәрби казарманы сайлыйлар. Итекчеләр артельгә бөек татар шагыйре Габдулла Тукай исеме бирәләр. Колачыдан 120 кеше көн саен шунда йөреп эшли, башкаларны да бу һөнәргә өйрәтә. Казан арты читекчеләрен берләштергән беренче артель була ул. Колачы, Урта Аты, Урта Сәрдә читекчеләре аяк киемнәре чит илләргә дә китә.

1941 елның 10 мартында Тукай артеленнән аерылып, Колачы авылында “Труд“ мөстәкыйль артеле оештырыла.

Икенче Бөтендөнья сугышы елларында тылда калган хатын-кызлар, яшүсмерләр биредә фронт, госпитальләр өчен аяк киемнәре тегәләр, солдат итекләрен ямыйлар.

Сугыштан соңгы авыр елларда читекләр җитештерү өчен чимал булмый, шуңа күрә материядән чигелгән аяк киеме җитештерү белән шөгыльләнгәннәр. Хром җитештерүне җайга салгач, читекләр җитештерүгә кайталар.

Бары тик 1950 елдан гына, чын мәгънәсендә,  күн барлыкка килә, ә аның белән бергә мозаикалы аяк киеме өчен беренче кечкенә заказлар да. 1958 елда җитештерү киңәйтелә: күрше авылларда тегү, чигү, аяк киеме ясау цехлары, аяк киеме ремонтлауның ике ноктасы ачыла. Яңа продукция ассортиментында ир-ат күн итекләре, хром итекләр,  хатын-кызлар өчен милли бизәкле читекләр һәм чүәкләр, спорт аяк киеме, шулай ук балалар аяк киемнәре була. Артель продукциясен илнең башка төбәкләренә җибәрәләр.

1972 елда фабрика Арча бистәсенә күчә һәм Арча милли аяк киеме җитештерү берләшмәсе статусын ала, районның иң эре сәнәгать предприятиеләренең берсенә әверелә.

Икешәр смена тулы көченә эшли башлый. 70нче еллар ахырында филиалларны да кертеп берләшмәдә 1200 кеше хезмәт куя.

Күргәзмә ачылу тантанасында инде илле елга якын чигү стажы булган Фәридә Кәримуллина да бар иде. Ул шунда ук осталык дәресе дә бирде. “Без картаябыз, безнең эшне дәвам итүчеләр күбрәк булса иде, һөнәребез серләрен яшьләргә тапшырып калдырасы килә“, – диде ул.

Бәхеткә, районда әлеге һөнәрне дәвам итүче аерым кешеләр бар әле. Педагогика көллияте директоры Гөлнара Гарипова күн мозаикасына өйрәтү буенча курслар оештырылуы, инде 17 кешенең укып чыгуы турында әйтеп үтте.

 

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International