Хәзерге вакытта йөрәк-кан юллары системасы авыруларыннан үлүчеләр саны дөньяда, шул исәптән Россиядә, Татарстанда да беренче урында тора
Арчага Казан дәүләт медицина университетыннан фән эшлеклеләре кайтты. Аларның чыгышларын тыңларга район Мәдәният йортына медицина хезмәткәрләре – табиблар һәм шәфкать туташлары җыелды.
Күрше районнардан да килделәр. Казаннан менә кемнәр кайтты: Казан дәүләт медицина академиясенең эндокринология кафедрасы мөдире, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эндокринологы, профессор Гөлнар Ваһапова, Казан дәүләт медицина университетының кардиология кафедрасы мөдире, Идел буе федераль округының штаттан тыш баш кардиологы, профессор Альберт Галәвич, Казан дәүләт медицина университетының эчке авырулар кафедрасы доценты, министрлыкның штаттан тыш баш кардиологы, Казанның 7нче шәһәр хастаханәсе баш табибы урынбасары Зөлфия Ким, Казан дәүләт медицина университетының терапия кафедрасы доценты, министрлыкның штаттан тыш баш ревматологы Светлана Якупова.
Ел саен Россиядә һәр 100 мең кешенең 154е – хатын-кызлар йөрәк-кан юллары системасы авыруларыннан мәрхүм була, ә ир-атлар ике тапкыр күбрәк үлә. Кызганыч, авыручылар саны елдан-ел арта бара. Коронавирус пандемиясе дә хәлне катлауландырып җибәрде. Йөрәк-кан юллары системасы авыруларының яшәрә баруын да әйтеп үтәргә кирәк.
Әлеге чирләрнең иң җитдиләренең берсе – миокард инфаркты. Ул йөрәк мускулында кан җитешмәү нәтиҗәсендә килеп чыга – йөрәктә үлгән урын барлыкка килә. “Вакытсыз үлемнәрнең күп өлеше миокард инфаркты һәм инсульт-тан килеп чыга”, – дип сөйләде профессор Альберт Галәвич. Сәламәтлек үзебездән тора дисәк тә, аның бездән тормаган сәбәпләре дә бар. Мәсәлән, чир нәселдән килергә мөмкин. Шулай ук өлкәнәя баруны да туктатып булмый. Ә йөрәк-кан юллары системасы чирләре яшь барган саен үзен сиздерергә, катлауланырга мөмкин. Бу чирләрне булдырмас өчен сәламәт тормыш рәвеше алып барырга кирәк. Менә монысы үзебездән тора. Тәмәке тартмаска, алкоголь эчемлекләрне кулланмаска, ашауны җиләк-җимеш, яшелчә белән көйләп, күбрәк хәрәкәтләнеп, артык авырлыкны киметергә, күңел төшенкелегеннән сакланырга. Кан басымын, холестерин һәм шикәр күләмен даими рәвештә тикшертеп торырга. Алга таба профессор Альберт Галәвич соңгы 20 елда миокард инфаркты чирен ачыклау һәм дәвалау буенча алга китеш, үзгәрешләр турында сөйләде. Йөрәк-кан юллары авыруларын дәвалау буенча республикада югары технологияле 7 үзәк эшли. Казанда дүртәү – республика клиник хастаханәсе (РКБ), 7нче шәһәр хастаханәсе, Казан федераль университетының медсанчасте, төбәкара клиник-диагностика үзәге (МКДЦ) һәм Әлмәттә, Чаллыда һәм Түбән Камада. Бу система барлыкка килгәнче хастаханәдә 100 авыруның 20се үлгән, ә хәзер 100нең 7-8е. “Бер проблема бар, – диде профессор. – Авырулар вакытында мөрәҗәгать итмиләр“. Профессор миокард инфаркты билгеләрен әйтеп үтте. Алар: күкрәк авырта, хәлсезлек күзәтелә һәм салкын тир бәреп чыга. Дөрес, башка билгеләр дә булырга мөмкин. Хәзер чирне ачыклау һәм дәвалау өчен бар да бар: көчле диагностика, заманча медицина кораллары, җиһазлар, сыйфатлы көчле дарулар, әмма авыруның соңга калып мөрәҗәгать итүе эшне катлауландыра.
Баш ревматолог Светлана Якупова йөрәк-кан юллары системасы авыруларына азканлылык-анемия чиренең тискәре йогынты ясавы турында сөйләде. Организм эшчәнлеге өчен әһәмиятле булган микроэлемент тимернең җитмәве азканлылыкка китерә. Кеше организмында тимер кытлыгы булганда кан һәм тукымалар, баш мие тиешенчә эшләми. Кеше үзендә тимер дефицитлыгын сизмәскә дә мөмкин. “Бүген залда утыручыларның яртысы тимергә латент дефицитлыгы кичерә”, – диде баш ревматолог Светлана Петровна. Тимергә латент дефицитлыгы ул гемоглобинга кан анализы норманы күрсәтсә дә, организмда тимер запасының тиешле күләмдә булмавын аңлата. Шуңа күрә баш ревматолог организмда тимер җитәрлекме-юкмы икәнлекне белү өчен өч төрле анализ тапшырырга кушты. Беренчесе – канга гомуми анализ. Икенчесе – биохимик анализ (ферритин һ.б.). Әгәр дә организмда ферритин җитми икән, хәлсезлек, тын бетү, буыннарда авырту күзәтелә, йөрәк тибеше бозыла. Ферритин дәрәҗәсен һичшиксез ачыкларга һәм тиешле чарасын-дәвасын күрергә кирәк. “Әгәр дә биохимик анализда ферритин күләме 15 мкг/л.дан түбән була икән, ул вакытта организмда тимергә кытлык дигән сүз”, – диде баш ревматолог Светлана Якупова. Өченче анализ – С-реактив аксымны (CRP) тикшертү. С-реактив аксым (бактерия инфекциясе) организмда май күзәнәкләрендә, бавырда, артерия стеналарында барлыкка килә һәм организмга зыян сала.
– Югары кан басымы-гипертония Россиядә яшәүчеләрнең һәр икенчесендә бар, – дип сөйләде баш кардиолог Зөлфия Ким. – Гипертония инсультка, инфарктка китерергә мөмкин. Халыкны диспансерлаштыру ул гипертония чирен ачыклау өчен менә дигән корал. Гипертония белән авыручыларның яртысында йөрәк ишемиясе була. Артык авырлыкны киметү кан басымын да төшерә. Гипертония һәм шикәр диабеты булганда кан басымын төшерү уңай нәтиҗә бирә. Шикәр диабетыннан өч төрле юнәлештә дәваланырга кирәк. Кандагы шикәр күләмен, кан басымын һәм холестеринны максатчан көйләргә.
– Шикәр диабеты белән авыручыларның 80 проценты йөрәк-кан юллары чире белән авырый, – дип сөйләде баш эндокринолог Гөлнар Ваһапова. – Аның төп билгесе – гипергликемия, ягъни канда глюкозаның нормадан артып китүе. Гликемияне нормада тоту ул шикәр диабетының йөрәк-кан юллары чиренә китерүне киметә.
Озын сүзнең кыскасы, медицина белгечләре йөрәк-кан юллары авыруларын булдырмау һәм дәвалау буенча яңалыклар, үзгәрешләр, сыйфатлы дәва, кан басымын, гемоглобинны, шикәрне нормада тоту ысуллары, яңа, сыйфатлы дарулар турында әһәмиятле мәгьлүматларны җиткерде. Медицина белгечләренә гомер буе өйрәнергә кирәк. Өйрәнүләрнең халыкка файдасы булсын инде.
Румия Надршина