Якташыбыз татар бәлеше белән мәскәүләрне шаккатырды

2024 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

Арчадан Марина Минһаҗева “Битва шефов” тапшыруында алган хис-кичерешләре белән уртаклашты

Арча станциясендә яшәүче Марина Минһаҗева федераль каналларның берсендә баручы “Битва шефов” кулинар шоуда катнашты. Сайлап алу турында ул шефларны татар халкының милли ризыгы – бәлеш белән шаккатырды.

Марина Минһаҗева Арча станциясендә туып-үскән. Милләте буенча рус кызы. Татар егетенә кияүгә чыга. “Татар халкының барлык милли ризыкларын да яратып пешерәм”, – ди ул. Тормыш иптәшен, өч баласын төрледән-төрле тәм-томнар белән сыйларга ярата. “Күбрәк камыр ризыкларына өстенлек бирәм”, – ди Марина. – Бигрәк тә бәлеш, өчпочмак, пәрәмәчләр”. Пешекчеләр әзерли торган училищены кызыл дипломга тәмамлап, пешекче булып эшли. Аннан, башка өлкәдә эшләп алса да, яраткан һөнәре барыбер үзенә тарта. Аның бүгенге хезмәте дә пешекчелек белән бәйле.

“Марина Геннадьевна, шефлар командасына рәхим итегез”

Ике танылган Россия пешекчеләре Константин Ивлев һәм Ренат Әгъзәмов алып бара торган “Битва шефов” тапшыруы күпләргә таныштыр. Якташыбыз Марина Минһаҗева исә бу тапшыруны яратып карап кына калмыйча, үзен анда сынап карарга була. Сайлап алу турына ул татар халкының милли ризыгы – бәлеш алып бара. “Әлеге ризык зур бәлеш дип атала. Ул безнең гаиләнең яраткан ризыгы. Аның бары тик өске өлешен генә кисәләр, – дип таныштыра тапшыруда Марина. – Бик тәмле тана ите, үз бакчабызда үскән бәрәңге, суган. Камыр рецепты да үземнеке”. Нәтиҗәдә ул танылган кондитер Ренат Әгъзәмов командасына эләгә. “Телеңне йотарлык бәлеш, – дип үз бәясен бирде Ренат Әгъзамов. – Минем командада, һичшиксез, шундый тәмле пешерә, камыр белән дә, бәрәңге, ит белән дә эшли белә торган белгеч булырга тиеш. Марина Геннадьевна, шефлар командасына рәхим итегез”.

Уеннан башланган эш

Финалга кадәр барып җитә алмаса да, танылган пешекчеләр “кухнясында” кайнау якташыбызга әйтеп бетергесез хис-кичерешләр бүләк итә. Бүген Марина алар белән газета укучылар белән дә бүлеште.

– Марина, “Битва шефов”ка бару уе сездә ничек туды?

– Мин үземне әлеге тапшыруның фанаты дип әйтер идем. Атна саен без аны гаиләбез белән бик яратып карап барабыз. Узган ел шулай телевизор каршында утырганда олы кызым миңа үземә гариза җибәреп карарга тәкъдим итте. “Әни, син бит бик тәмле пешерәсең. Синең барысы да барып чыгачак”, – диде ул. Мин башта каршы килдем. Каядыр камералар каршына барып төшүне күз алдына да китерә алмадым. Аннан уйладым да, “Мине кем анда чакырсын инде”, – дип гаризаны җибәреп карарга булдым. Бу июль ае иде. Каналның рәсми сайтында гаризаны тутырып җибәрдем дә, бу турыда оныттым. Күпмедер вакыт үткәннән соң миңа “Сезне тапшыруда катнашу өчен сайлап алдылар”, – дигән хәбәр килде.

– Уңай җавап килгәч, нинди хисләр кичердегез?

– Башта мин моны шаярту, дип уйладым. Тик бу чын булып чыкты. Безгә үзебез турында сөйләп, видео җибәрергә куштылар. Кем син, каян, нәрсәләр пешерергә яратасың, ни өчен тапшыруда катнашырга телисең? Мин өстәлгә үземнең бөтен тозлаган, кайнаткан яшелчә, җиләк-җимешләремне тезеп куйдым да, үзем турында сөйләдем. Видеоны җибәргәч, тапшыруда катнашу өчен инде төгәл расладылар.

– Юл, Мәскәүдә тору чыгымнарын кем күтәрә?

– Барысын да канал түли. Без бары тик үзебез турында мәгълүматлар гына җибәрдек. Июль аенда мин гариза җибәрдем, сентябрьдә без тапшыруны төшерергә бардык. Беренче көнне самолетта очтым, икенче көнне тапшыруны төшерделәр, өченче көнне кайтып киттем.

Мәскәү пешекчеләре бәлешне сайлады

– Сайлап алу турында сез Мәскәү пешекчеләрен бәлеш пешереп сыйладыгыз. Анда нәрсә пешерәсен үзегез сайладыгызмы?

– Мин Татарстаннан булгач, милли ризык пешерәсем килә, дип әйттем. Үзем берничә вариант тәкъдим иттем. Алар бәлешне сайлады.

– Бәлешне Арчадан пешереп алып бардыгызмы, әллә Мәскәүгә баргач пешердегезме?

– Анда әзер ризык белән барырга кирәк. Бәлеш җылы килеш тәмле булса да, анда катнашучылар барысы да төрле җирләрдән җыелган, шуңа барысын да аңлыйлар. Бәлешне мин китәсе көн алдыннан төнлә пешердем, матур итеп төрдем. Икенче сентябрь төнендә пешердем, өчесе очтым, дүртесе безне төшерделәр. Кунакханәгә баргач, суыткычка куйдым. Самолетка кертерләрме икән, дигән шигем бар иде. Тапшыруны төшерүчеләр махсус ризык белән кертә торган самолетларны сайлый икән.

“Джуси Люси” бургеры пешерергә куштылар

– Төшерү процессы ничек бара?

 – Иртәнге җиденче яртыда без инде студиядә булырга тиеш идек. Барлык катнашучыларны да исемлек буенча паспорт мәгълүматларын тикшереп керттеләр. Бер кергәнсең икән инде, тапшыруны төшереп бетермичә чыга алмыйсың. Кереп-чыгып йөрергә ярамый. Телефоннарны җыеп алдылар. Анда бик күп төшерү павильоннары. Алар буйлап йөрергә рөхсәт ителми. Студиядә безне әзерләделәр, гримнар салдылар. Аннан килешү төзедек. Тапшыру экраннарга чыкканчы без анда катнашучылар, җиңүчеләр турында беркемгә дә сөйләмәскә, беркайда да фотографияләр урнаштырмаска тиеш идек. Югыйсә, штрафлары бик зур. Берничә йөз меңгә кадәр. Чөнки безне сентябрьдә төшерделәр, ә тапшыру телевизор экраннарына гыйнвар аенда гына чыкты. Шуннан соң гына бу турыда кая да булса чыгарырга мөмкин.

Бер тапшыру бер көн төшерелә. Аны тулысынча кичке уннарга гына төшереп бетерәләр. Һәр турда төшеп калучылар китә бара. Башта сайлап алу туры була. Кемнәрдер бу этапта ук төшеп кала. Мине Ренат Әгъзамов үз командасына алды. Беренче турда катнашучыларга нәрсә дә булса пешерергә бирем бирәләр. Безгә “Джуси Люси” бургеры пешерергә куштылар. 40 минут вакыт бирделәр. Камералар астында эшләве каушата, кая карарга да белмисең. Беренче тапкыр, безне нәрсә көтәчәген дә белмичә килдек. Дөресен әйтим, мин бургерлар ашамыйм, пешергәнем дә юк иде. Ә монда “Джуси Люси”. Аның котлетын ясаганда эченә сыр салына икән. Мин котлет ясаганда тозны күбрәк салганмын. Шуңа күрә икенче турга уза алмадым. Тик мин күңелемне төшермәдем. Минем өчен иң мөһиме – катнашу. Миллионлаган гариза тапшыручылар арасыннан 15 катнашучы арасына керү – ул үзе җиңү. Мин ул көнне кичергән хис-кичерешләремне аңлатып бетерә алмыйм.

Бер-беребез өчен сөендек

– Рецептын бирәләрме?

– Юк, кем нәрсә белә, үзара сөйләшеп, кем ничек булдыра ала, шулай пешерә. Телефоннар юк. Продуктлар барысы да бар. Күпме кирәк, шуның кадәр ала аласың. Шефлар үтеп киткәндә кайбер әйберләрне әйтеп җибәрергә мөмкин.

– Башка катнашучылар белән көндәшлек бармы?

– Без барлык катнашучылар белән дә дуслаштык. Барыбыз да бер-беребезнең уңышы өчен чын күңелдән куандык. Төшеп калучылар калганнар өчен дә җан атып торды. Җиңүче кызыбыз өчен дә куандык. Ул Мәскәүдән. Кондитер булып эшли. Финалда составында бал булган ризык пешерергә кушкач, ул “баллы торт” ясады. Шуның белән алдырды да. Телеграмда үзебезнең төркемне булдырдык. Барысы да төрле шәһәрләрдән, әле дә язышып, аралашып торабыз.

– Тапшыру гадел булды дип саныйсызмы?

– Барысы да гадел булды. Ышанып әйтә алам. Берәүне дә якламадылар.

 

Резедә Хәкимҗанова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International