Россиядә авыл хуҗалыгы культураларын серкәләндерү өчен 7 млн бал кортлары гаиләсе кирәк. Ә алар хәзер 3,1 млн гына калган, 1990 елда 4,5 млн булган...
Кеше үзе туклану өчен үстерә торган 100 төрле культураның 70ен бал кортлары серкәләндерә. Корткыч бөҗәкләргә, үсемлек авыруларына каршы химик юл белән көрәшәбез, дип туфрактагы файдалы организмнарны үтереп бетердек. Хәзер инде алар химикатларга бөтенләй бирешми дә башладылар. Бал кортлары – индикатор, аларның иминлеге – кешеләр иминлеге дигән сүз. Химик һәм биологик ысулларны куллануда баланс булырга тиеш.
Әлеге һәрберебезне уйландырырлык сүзләрне район умартачылары җыелышында биология фәннәре кандидаты Римма Ибәтуллина әйтте. Без соңгы елларда бал кортларын агулаганнар, дигән хәбәрләргә күнегеп киләбез. Моннан умартачы гына зыян күрә, янәсе. Әмма бал кортлары үлеме – зыянның күзгә күренгән өлеше генә. Туфрактагы химикатлар андагы файдалы организмнарны юк итеп кенә калмый, үсемлекләр аша кеше организмына да эләгә, моңа һава, сулар пычрануын да өстәргә кирәк.
Район умартачылар җыелышына соңгы елларда хуҗалык җитәкчеләре, баш агрономнар да чакырыла. Чөнки кайсы басуга нәрсә чәчәсен планлаштыручылар да, агу-химикатлар куллануга җаваплы да – шушы кешеләр.
Җыелышта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының умартачылык бүлеге секторы мөдире Динард Гатауллин, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Инсаф Габделгазизов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айрат Хәбиров катнашуы да әлеге тармак киләчәктә дә игътибар үзәгендә булачак дигән өметне ныгыта.
Динард Гатауллин авыл хуҗалыгы умартачылыктан башка алга китә алмый, диде.
Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең республика буенча идарәсе бүлек җитәкчесе Айгөл Габдрахманова хуҗалык җитәкчеләренә, агрономнарга авыл хуҗалыгы культураларын биологик юл белән саклау буенча тәҗрибә үткәрергә чакырды. Ул узган елгы җыелышта да шундый тәкъдим ясаган иде. Кызганыч, аны ишетмәделәр кебек. Ияләнгәнчә эшли бирәчәкләр. Белгечләр химик юл белән бөртекләрдәге аксымны арттырып булмый, дип искәртә. Ә аның бәясе аксым күләменә бәйле.
Умартачыларның республика оешмасы әгъзасы Равил Гыйззәтуллин үзенең чыгышында моннан ике ел элек Шекә авылында бал кортлары агулану вакыйгасын да искә төшерде. Республика Югары суды Арча районы суды карарын көчендә калдырган. Әлеге карар буенча умартачыга килгән зыянны хуҗалык түләячәк.
Район ветеринария идарәсе табибы Рәдиф Гарифуллин яз һәм көз үлгән бал кортларын лабораториядә тикшертергә кирәклеген искәртте. Шулай ук умарталыкларга Россия паспортларын алу шарт. Алар бушлай бирелә.