Авыр һәм җаваплы хезмәттә
8 июньдә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов халыкны социаль яклау өлкәсендә эшләүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре – Социаль хезмәткәр көне белән котлады.
– Сез бик кирәкле һәм җаваплы хезмәт башкарасыз, – диде ул. – Социаль яклауга мохтаҗ кешеләрнең яшәешләрен җиңеләйтү юнәлешендәге игелекле эшләрегездә уңышлар телим!
Мәрхәмәтлек үзәгендә өч бүлекчә эшли. Алар – өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү һәм социаль тернәкләндерү бүлекчәләре.
Үзәк белгечләре медицина, көнкүреш, хокукый, психологик, педагогик һ.б. хезмәтләр күрсәтәләр. Өйгә барып хезмәт күрсәтү өлкән яшьтәге кешеләр өчен бигрәк тә кирәк. Алар үз йортларыннан аерылмыйча яши алганга шат, социаль хезмәткәр бу кешеләргә законда каралган бар эшне башкара. Быел 5 айда шундый 360 өлкән кешегә һәм инвалидка ярдәм күрсәткәннәр.
Быел бүлекчә белгечләре 70 яшькә җиткән һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге барлык ялгыз яшәүче кешеләр янында булганнар, аларга нинди ярдәм кирәклеген өйрәнгәннәр.
Авыр тормыш хәленә дучар булган балалы гаиләләрнең социаль һәм матди хәлен җиңеләйтергә тырышалар. Быел шундый 908 кешегә ярдәм күрсәтелгән.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов бер төркем хезмәткәргә Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамоталарын, Арча муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатларын, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Резеда Галиуллина бүлекнең Мактау грамоталарын тапшырды. Алар арасында Резеда Хәйруллина, Алия Мөхәммәтҗанова, Гүзәл Дәүләтбаева, Розалия Гайсина, Резеда Гыйлаҗиева, Альбина Йосыпова, Миләүшә Гатауллина, Фәридә Прокопьева, Венера Латыйпова, Асия Салихҗанова бар.
Ильяс Фәттахов