ЯҢАЛЫКЛАР


5
февраль, 2024 ел
дүшәмбе

Чиканас халкы элек-электән ярдәмчел, миһербанлы. Ветеран укытучы Рәйсә Мөхәммәтҗанова гел шулай дия торган булган.

Махсус хәрби операция барган зонадагы якташларыбызга ярдәм итүгә дә алар бердәм кушылды.

Түбән Оры авылы халкы мобилизациянең беренче көненнән үк махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә ярдәм күрсәтә.

Махсус хәрби операция кешеләрне берләштерде.

Һәммәсенең теләге бер: тиз арада солдатларыбыз җиңү яулап исән-имин өйләренә әйләнеп кайтсын.

Укытучылар, тәрбиячеләр, техник хезмәткәрләргә исең китәрлек: үзләренең төп эшләреннән тыш алар төрле спорт ярышларында да катнашалар

Район ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина белән сәламәт тормыш рәвеше алып барган кешеләр турында сөйләштек.

Ул безне Арчада яшәүче Гөлназ Хәйруллина белән таныштырды. Гөлназ Хөсәеновна бик ачык кеше булып чыкты. Ул башкаларга яхшылык эшләү, файда китерү максатыннан киңәшләрен бирергә әзер. Гаилә мәшәкатьләреннән тыш, чаңгы, скандинав таяклары белән йөрү, йөзү, физик күнегүләр аның яраткан шөгыле. Сөйләшүне башлыйбыз.

Арча педагогия көллиятенең музыка укытучысы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Флера Шакирова җитәкчелегендәге “Яшьлек“ театр төркеме Мирхәйдәр Фәйзинең “Галиябану” музыкаль спектаклен куйды

Арчада яшь укытучылар “Һөнәр. Сәләт. Сәнгать” дигән форумда катнаштылар.

Ул Арчаның 3нче мәктәбендә үтте. Форумда районыбыздан гына түгел, күрше районнардан – Теләче, Балтач, Әтнә районнарыннан да укытучылар катнашты. Яшь хезмәттәшләре белән тәҗрибә уртаклашырга аларның остазлары да килгән иде.

Районда биш халык театры бар. Шуның берсе – Иске Ашыт авыл мәдәният йорты каршындагы Саяра Фәттерахманова исемендәге “Саяра“ халык театры.

Без “Арча Арена” Боз сараендагы хоккейчылар уңышларын ишетеп, күреп торабыз. Хоккей гынамы, ял көннәрендә кичләрен тимераякта дәртле музыкага күмәк шуулар яшьләрнең очрашу урынына әйләнде, хәтта ул хәрәкәтле, фигуралы шуулар дискотеканы хәтерләтә.

31 гыйнварда дүртенче чакырылыш Арча район Советының чираттан тыш 37нче утырышы булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International