Бәйрәмне район башлыгы Илшат Нуриев ачты. Ул хезмәт алдынгыларын, кунакларны бәйрәм белән тәбрик итте, районыбыз ирешкән уңышларга өлеш керткән һәркемгә рәхмәт әйтте, сәламәтлек, уңышлар теләде.
Арча педагогия көллияте студентлары коррупциягә каршы тору буенча белемнәрен ныгытты
Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан Арча районының “Алгарыш” яшьләр үзәгендә “Яшьләр коррупциягә каршы” дип исемләнгән чара узды.
Равилгә 58 яшь. Тумыштан аяклары йөрми. “8 ел инде ятып кына тора, аңынчы утыра иде әле”, – диде апасы Фәридә
Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Арча районы бүлекчәсе рәисе Сәгыйдә Гаязова, бүлекчә хисапчысы Гөлсинә Фәйзрахманова белән Арчада мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең хәлләрен белдек. Иң беренче караватта гына ятып торучы Равил Вафинның, аны караучы апасы Фәридә ханым янына бардык.
Юлыбызны дәвам иттек. Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Арча районы бүлекчәсе рәисе Сәгыйдә Гаязова һәм бүлекчә хисапчысы Гөлсинә Фәйзрахманова белән.
2020 елдан бирле эшләп килүче проект кысаларында районыбызда зур медиафорум узды
Чара 30 ноябрь көнне район Мәдәният йортында белгечләр катнашында әңгәмә белән башланып китте. Форумны “Мин Арча баласы” гимны ачып җибәрде.
Ноябрьнең соңгы атнасында районыбыз балалар бакчаларында “Әниләр көне”нә багышланган берсеннән-берсе матур бәйрәмнәр үткәрелде.
Шуларның берсендә, Арчаның 4нче номерлы балалар бакчасында узган Әниләр бәйрәмендә булырга насыйп булды. Башыннан ук заманча рух белән сугарылган чара, телевидениедә баручы тапшырулар форматында дәвам итте. Чыгышларда әкият тә, чынбарлык та күрсәтелде. Балаларның рус, татар һәм инглиз телләрендә иркен чыгыш ясаулары соклану уятты.
Бу объектларда булганнан соң шундый фикергә киләсең: тормыш бер урында гына тормый, никадәр генә зарланырга тырышсак та, күп нәрсә эшләнә
Район Иҗтимагый советының (җитәкчесе Надия Мифтахетдинова) күчмә утырышы булды.
Арчаның 10нчы балалар бакчасында һәр төркем үзенең кечкенә музеен булдырган
Узган атнада биредә “Балаларны рухи-әхлакый яктан үскән шәхес итеп тәрбияләүдә заманча технология буларак музей педагогикасы” дигән темага республикакүләм семинар үтте.
Миннефәр Дәүләтбаев: “Мин район газетасыннан башка яши алмыйм”.
Даими газета укучыларыбыз белән очрашу, якыннан танышу, алар белән кара-каршы утырып аралашу, үзебез белән таныштыру максатыннан “Арча хәбәрләре” район газетасы баш мөхәррире Исрафил Насыйбуллин белән берлектә авылларга чыгуны оештырырга булдык.
2003 елдан башлап һәр елны 9 декабрьдә Халыкара коррупция белән көрәш көне билгеләп үтелә. Бу көнне Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль ассамблеясы 2003 елның 1 ноябрендә кабул иткән коррупциягә каршы Конвенциягә кул кую өчен ачылды. Аның максаты – коррупцияне кисәтү һәм тамырын корыту.