ЯҢАЛЫКЛАР


21
май, 2023 ел
якшәмбе

Республика муниципаль районнарында яшәүчеләрнең үз сорауларын шулай ук Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләрен кабул итү бүлмәләрендә «Skype» программасы аша турыдан-туры тоташу юлы белән бирү мөмкинлеге булачак.

Очрашуга яшь, креатив һәм тәҗрибәле җитәкче, Казан шәһәренең Үзәк китапханәсе мөдире, “Ел китапханәчесе” бөтенроссия конкурсында финалист Басков Николай Владимирович чакырылган иде.


13
май, 2023 ел
шимбә

“Без яшисен яшәгән инде, оныклар өчен борчылам“, – ди ветеран

Җиңү көне алдыннан Орнашбаш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Гаяз абый Сабиров: “Энем, без исәннәр ничәү калдык икән?“ – дип шалтыратыр иде. Соңгы шалтыратуында  исән ветераннар хәйран иде әле. Гаяз абыйның да мәрхүм булганына шактый еллар инде.

Ирина Петрова: “Мин тыңлаучыны тарихи вакыйгалар турында прокурор күзлегеннән фикер йөртеп сөйләп тәрбиялим”.

Арча педагогика көллиятендә Татарстан Республикасы прокуратурасы вәкилләре катнашында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган хәрби-патриотик чара узды.

Сабан культуралары район буенча 66771 гектарда чәчелергә тиеш булып, 4 майга шуның 53205 гектары чәчелде

Җәй тегеләй-болай килә, дип “тәрәзә парына карап“ багып  йөрүчеләргә бик ышанып бетмим мин. Шундыйларның берсенә ник  кешеләрне алдап ятасың дип әйткәнем бар. “Газеталардан шалтыраталар да сорыйлар ич, мин әйтәм, алар яза инде“, – диде.

Әлеге сорау булмаса, бар кеше дә профессор булыр иде, дип әйтәләр.

Беркөнне өйгә кайткач беренче сыйныфта  укучы оныгыбыз: “Бабай, мин гел киләчәктә нинди һөнәр сайларга дип уйлыйм“, – дип шаккатырды. “Әле синең уйларга вакытың бик күп“, – дип әйтеп бетермәдем, санап китте бу.

Беренче майда Иске Кишет һәм Яңа Кишеттә ике герой егетне җирләделәр

Бәйрәм көн Яңа Кишет һәм Иске Кишет авыллары гына түгел, бөтен район халкы өчен кайгылы көн булды – Яңа Кишет егете Алмаз Сәләхиев белән Иске Кишеттән Фирдүс Гариповны караңгы җир куенына салдылар.

Фәрит Минхәеров тормышта үз тырышлыгы, үз көче, үз куәте белән дәрәҗәләргә ирешкән кеше

Якташыбыз Фәрит Минхәеров “Куркынычсызлык мәктәбе” Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр иҗтимагый хәрәкәтенең “Куркынычсызлык культурасын пропагандалау өчен” медале белән бүләкләнде.

Арчалар бөтен ил буенча узучы Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланган “Җиңү диктанты” акциясенә кушылды.

Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган дип саналган якташыбыз, Урта Пошалымнан Гыйният Зәйнуллинның 79 елдан соң күмелгән урыны ачыклана

Күптән түгел редакциябездә Түбән Кама шәһәрендә яшәүче Нәридә һәм Рәшит Кадыйровлар булып китте. Аларның Тула өлкәсе Черн районы Тургенево авылыннан бабаларының каберен зиярәт итеп кайтып килешләре иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International