ЯҢАЛЫКЛАР


13
май, 2023 ел
шимбә

Ташкич авылыннан Рәисә апа Шиһабиева эш белән яшәгән кеше. Кая кушсалар – шунда эшләгән. Берәүгә дә зыяны тимәгән. Үзе шулай ди

Сеҗе авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Хәмидуллин, “Мәрхәмәтлек” үзәге җитәкчесе Зөлфия Зыятдинова  тыл ветераннарының өйләрендә булып, хәлләрен белеп, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Бөек Җиңү көне белән котлавын тапшырып, күчтәнәчләр өләштеләр.

Сеҗе авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Хәмидуллин һәм “Мәрхәмәтлек” үзәге җитәкчесе Зөлфия Зыятдинова Яңа Чүриледә яшәүче тыл ветераны Антонина Осиповага, Бөек Җиңү көне белән котлап, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның котлавын җиткереп, бүләкләр тапшырдылар.

Гөлназ Галимҗанованың эшенә карашы соклану уятты, кыска гына вакыт эчендә үзем дә сизмәстән аның дөньясына кереп чумдым

Гөлназ ханым белән без Урта Пошалым китапханәсендә очраштык. Танышып китү дә сәер килеп чыкты. “Авыл китапханәчеләре турында да языгыз сез”, – дип  шалтыратты ул миңа.

Район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы үзенекеләрне тик тотмый.

“Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында башлангыч профсоюз оешмалары әгъзаларын очраштырып, спорт ярышларында катнаштырып тора. Әле кайчан гына волейбол ярышлары шаулап-гөрләп узды.

Идел буе хоккей лигасы кубогы турнирының быелгы сезон уеннарында “Яңа Кенәр” хоккей командасы беренче урынны яулады.

25 апрель көнне Идел буе хоккей лигасының бу сезонда “С” дивизионындагы уеннары тәмамланды. Кызу ярышлардан соң финалда бозга Яңа Кенәр һәм Биектау командалары чыкты. Исәпне 4:0 итеп, “Яңа Кенәр” командасы беренчелекне яулады.


12
май, 2023 ел
җомга

М. Лотфуллин исемендәге Арчаның 2 нче номерлы урта мәктәбе һәм Г. Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятенең 8 нче сыйныф укучылары күпмилләтле илебезнең төрле халыкларының милли традицияләре, мәдәни кыйммәтләре белән таныштылар. Балалар Үзбәкстан, Марий Эл, Башкортстан, Татарстан буйлап сәяхәт кылдылар.


11
май, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы халкының һәм идарәче оешмаларның чүп-чарны сыйфатсыз чыгару буенча мөрәҗәгатьләренә бәйле рәвештә, «Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә җәмәгать контроле төбәк үзәге» ассоциациясе «Чүп-чар чыгару буенча хезмәт күрсәтүнең сыйфаты турында сораштыру» темасына халык арасында сораштыру башлады.

 

Балалар өчен юлламалар (шул исәптән сәламәтләндерү лагерьларына бушлай юллама алу хокукы булган кешеләр), балалар туристлык кэшбэгы, лагерьларда һәм юлларда туклануны оештыру, ата-аналар лагерьларга бару мөмкинлеге турында


8
май, 2023 ел
дүшәмбе

1. “Георгий тасмасы” акциясе (волонтерлар, яшь гвардиячеләр кунакларны һәм бәйрәмдә катнашучыларны каршы алып “Җиңү” сүзе рәвешендә георгий тасмасын бәйләргә тәкъдим итәләр) (9.00–12.00).
2. Арча шәһәре балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең мини-парады (9.30–9.40).
3. “Җиңүгә багышлана...” әдәби-музыкаль мәйданчыклар һәм интерактив зона (8.30–10.00).
4. Кыр кухнясы (10.00 сәгатьтән бәйрәм тәмамланганчы эшли).
5. Район Мәдәният йорты каршындагы мәйданда мәктәп музейлары экспозициясе (9.00–12.00).

 


5
май, 2023 ел
җомга

Сезне чын күңелдән Бөек Җиңү көне белән котлыйм!

Бу бәйрәм һәр гаилә өчен аерым бер мәгънәгә ия.  Чөнки сугыш чоры геройлары – безнең туганнарыбыз, якыннарыбыз, бөтен ил белән беррәттән фронтта һәм тылда Җиңү яулау өчен көрәшүчеләр. Батырлыгыгыз, фидакарьлегегез, Ватанның данлы хәрби һәм хезмәт традицияләрен саклаган һәм арттырганыгыз өчен сезнең алда баш иябез һәм чиксез зур рәхмәтебезне белдерәбез, хөрмәтле ветераннар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International